Аю авыл җирлегендә үзара салым 300әр сумнан җыелып килде. Шул рәвешле күзгә күренеп торырлык эшләр башкарылды. Узган елгы үзара салым акчасына Дружба авылында Бөек Ватан су- гышында һәлак булучылар истәлегенә обелиск, Аю авылында стела урнаштырылды. Моннан тыш җирдән файдалану кагыйдәләренең гене- раль планы расланды. Шулай ук чүп түгү өчен Аю һәм Дружба авылла- рында контейнер мәйданчыклары ясап, контейнерлар урнаштырылды. Шулай итеп үзара салым акчасына 399 мең сумлык эшләр башкарылды. Узган елгы референдумда да үзара салым күләме 300 сум итеп билгеләнгән иде, халыктан 108 мең сум җыелды. Шулай итеп республи- ка трансферын да кушкач, үзара салым акчасы 540 мең сум булды. Авыл халкын урам юлларының торышы борчый иде. Референдумга да шушы мәсьәләләр кертелде. Аюда Речная (111 мең сум) һәм Центральная урамнарына (309 мең сум) ПГС салыначак, Дружба авылында “лежащий полицейскийлар” (120 мең сум) ясалачак. Моның өчен бөтен документа- ция эшләре әзер, хәзер подрядчы оешмалар ачыклана.