Уңайлыкларга күмәк көч белән ирешәбез

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Безнең җирлектә дә үзара салым акчасына авылларны төзекләндерүгә кагылышлы халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителә. Авыллардагы юлларның төзекләндерелүе, зиратларның тәртипкә китерелүе шуның ачык мисалы.  Урыс авыл җирлеге сәркатибе Узган ел үткәрелгән референдумда күтәрелгән мәсьәләләргә халык битараф калмады, чөнки үзара салымның файдасы күз алдында бит. Безнең җирлектә үзара салым 2017 ел өчен 171 мең сум җыелды. Бу сумма республика бюджетыннан дүрткә артып кайтты. 850 мең сумга хәйран эшләр башкарылды. Җирлектәге чүплекләрне бетерү буенча эшләр дәвам ителде, үзара салымның бер өлеше шушы эшләргә сарыф ителде. Тулбай һәм Гөлектә урам юллары ремонтланды. Тул- бай авылында сугышта һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл куелды. Яңа зират өчен 2 пай җире сатып алын- ды. Йортларга урам исемнәре һәм номерлары языл- ган күрсәткечләр ясап куелды. Юл буйларындагы чүп үләннәрен чабар өчен роторлы чапкыч сатып алынды. Урыс авылындагы буа төзекләндерелде. Бу көннәрдә Гөлек авылыннан фермага чыга торган юлдагы күпергә ремонт бара

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International