Үз йортыгызны табыгыз

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Шәһәребездә һәм авыллардагы күпкатлы йортларның ишек алды территорияләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Хәбәр иткәнебезчә, быел федераль һәм республика бюджетыннан да ишегаллары территорияләрен норматив хәлгә китерүгә өстәмә рәвештә 20 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Шушы средстволарга күпкатлы йортлар ишегалларын, керү юлларын асфальтлау бүгенге көндә дә дәвам итә әле. Алдагы 5 елда (2018-2022 елларда) кайсы йортларның ишек алды территорияләре төзекләндереләчәк соң? Әлеге йортларның исемлеге белән безнең мензела. ру сайтында таныша аласыз. Сез яшәгән йорт әлеге исемлеккә кертелгәнме? Фикерләрегез яки сорауларыгыз булса, 3-29-58 телефоны буенча төзелеш бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин. Исемлеккә кергән йортларның ишек алларында төзекләндерү буенча нинди эш төрләре башкарылачак соң? Евгений Басков, район башкарма комитетының архи- тектура, төзелеш һәм ТКХ буенча бүлек начальнигы: – Барлык йортлар буенча да бер үк төрле эшләр баш- карылмый. Кайсында ишегаллары территорияләрен асфальтлау яисә чыгу юлларын асфальтлау күздә тоты- ла, кайсында балалар мәйданчыклары урнаштыру яки җиһазлау каралган, кайсында спорт инвентарьлары ур- наштырылачак, эскәмияләр кую, тротуарлар асфальтлау, парковка урынын асфальтлау кебек эшләр башкарылачак. Бу әле соңгы вариант түгел, проект кына. Декабрь аенда әлеге исемлек район башлыгы тарафыннан расланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International