Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда 2 ноябрьдә урыны белән төнлә һәм көндез секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартлары бозылу турында кисәтү хәбәре таратты.

Татарстанда 2 ноябрьдә урыны белән төнлә һәм көндез секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Минзәләдә секундына 16 метрга кадәр булуы фаразлана. 

Күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлануга китергән кыска вакытлы буран көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International