Яшәү рәвеше калдыкларсыз була алмый. Яшәү рәвеше матур булсын өчен шул калдыклар таралып ятарга тиеш түгел. Коноваловкада яшәүче Рафис Гыйльфанов үзенең алтын кулла-ры белән чүп, калдыклар өчен контейнерлар ясарга керешкәндә, әнә шул принципны күз алдында тоткан. Бүгенге көндә ул Коноваловка җирлеге өчен бер депутат тәкъдиме һәм ярдәме белән дүрт контейнер ясады. Аның осталыгын күреп Воровский җирлеге дә контейнерларга заявка бирде. Оста кул, эшмәкәр хәзер калдык контейнерларына, башкаларны чисталыкка чакырып сүзләр дә яза башлады. Чөнки соңгысы мәктәп, балалар бакчала- ры һәм авылда калкып чыккан яңа йортлар урамына куелды. Мин аны эшмәкәр дип юкка гына атамадым. Ул 80 еллардан бирле бу эшчәнлеккә кереп киткән. Ул заманда кулланышта булган койма өчен челтәрләр үргән, такта яру белән шөгыльләнгән. Коновалов- када совхоз вакытында тәэминат буенча алыштыргысыз менеджер булган. Бүгенге көндә әлеге авыл- да уңышлы бизнес алып баручы эшмәкәрләр, яшәргә, эш алып барырга аңардан өйрәнгәннәр. Хәзер дә тик ятмый, мунча мичләре ясый. Заказлар бик күп, чөнки аның җиһазы куллану өчен уңайлы һәм җылы өчен дә, кай- нар су өчен дә бик оптималь итеп көйләнгән. Тиктормас җан үзен тагын мәшәкатькә күмәргә җыена. Мөгезле эре терлек симертү план- нары белән яши. Быел үзенең пай җирләреннән беренче уңышын алды инде. Шик юк, эшсез тора ал- маган Рафис абыйның бу проекты да уңышлы булачак. Соңгы вакытта ял белән бушка үткән көннәремне аңлы рәвештә киметәм ди ул!