Безнең районнан армия хезмәтенә 33 яшь егет китәргә тиеш, шуларның алтысы – С категорияле машина йөртүчеләр, әзерлек узган ике десантник һәм 9 кешелек режим командасы. Бүгенге көндә районда армия хезмәтеннән качып йөрүче 12 кеше исәпләнә. Район башлыгы урынбасары Ка- мил Нәҗмиев җитәкчелегендәге комиссия булачак солдатлар белән аралашты. Сәламәт, армия хезмәтенә әзер булган егетләр Россия армиясе сафларын тулы- ландырачак. Чакырылучыларның күбесе урта махсус белемле, В һәм С категорияле машина йөртү танык- лыгына ия, нибары дүрт егет югары белемле. Булачак солдатларның күп өлеше коры җир гаскәрләренә җибәреләчәк. Илшат Каюмов, чакырылыш бу- енча бүлек мөдире: – Беренче озату 23 октябрьдә булды. Икенче мөһим дата – 18 ноябрьдә чакырылучылар- ны Севастопольгә озатачакбыз. Корабльдә генә түгел, коры җирдә – яр буенда да хезмәт итәчәкләр. Армия хезмәтенә озату башлыча ноябрь аена туры килә, районда көзге чакырылыш 17 декабрьдә төгәлләнәчәк. Районның хәрби комиссары Сергей Владимиров билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштыр- ганда илебездә 2017 елда армия хезмәтенә чакырылучыларның саны кимүе контракт хезмәтенә алынучылар арту сәбәпле, чакыры- лыш ресурсларының кимүе белән аңлатыла. Рустамхон Нурхужаев: – Әлбәттә, минем армиягә барасым килә, бу минем бурычым. Кая җибәрсәләр дә риза, иң мөһиме – Ватаныма файда китерү, кирәкле булу. Разил Әгълиев: – Армиягә барасым килә, чөнки элиталы гаскәрләргә барачагым билгеле инде. Күп кенә танышла- рым Севастопольдә хезмәт иттеләр, шул сәбәпле, бу минем хыялым – нәкъ менә шушы гаскәрләрдә туган илемә бурычымны бирәсем килә. Яр Чаллыда укыдым, электрчы бел- гечлеге алдым. Рәмис Минһаҗев: – Абыем диңгез флотында хезмәт итте, минем дә шунда барасым килә. Әлбәттә, минем шанслар зур түгел, иллегә илле, әмма Севасто- поль минем хыялымда. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне законсыз рәвештә узма- ган гражданнар 1У формасы буенча билгеләнгән үрнәктә белешмә генә алачак, р