Район мәдәният сараенда көзге чакырылышта армияга китүчеләр өчен Призывник көне үткәрелде. Тантанага шулай ук аларның ата-аналары һәм шәһәрнең уку йортлары укучылары килде. Булачак солдатларга үз теләкләрен район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, хәрби комиссар Сергей Владимиров, районның солдат аналары комитеты рәисе Илсия Хәбибуллина, шулай ук Ка- зан-Богородица чиркәве приходы настоятеле Евгений һәм Минзәлә мәчете имам-хатыйбы Рәмзил хәзрәт җиткерделәр. Призывник Айгиз Галимовның әнисе Эльмира ханым тантана кунакларына җыр бүләк итте, ә Нияз Ганиевның әтисе Наил ага булачак хәрбиләргә үз киңәшләрен бирде. Үз чыгышлары белән бәйрәмне Район мәдәният сарае артистлары бизәделәрКүптәнге танышым Рәфил Гәрәевнең машина руле артына утыруына да 40 елдан артык. Бер уйлаганда ир-егетнең характерын билгеләү өчен аз вакыт түгел бу. Үз вакытында элек аның белән районыбызны аркылыга-буйга күп йөрергә туры килде. Чорына күрә автомашинасы да әле аның бик ышанычлы булмаса да, билгеләнгән урынга һәрвакыт үзвакытында, соңга калмыйча барып җитүе дә истә калды. Аннан ул күңел төшенкелегенә бирелә торганнардан түгел. Кыен хәлдән чыгу юлын тиз таба белә торган, ышанычлы, менә дигән иптәш ул. Мондый асыл сыйфатларга, мөгаен, беренче чиратта гаиләдә ия булгандыр. Әтисе Хәернас ага белән әнисе Галия ханым тәрбия кануннарын биш баласына да төшендереп үстерә белгәннәр. Шуңа аларның һәммәсе дә тормышта үзләренең лаеклы урыннарын табып, күпләрне сокландырып гомер итәләр. Рәфил төпчек малай буларак иркәләнеп үсмәде, үзе дә кечкенәдән эшкә батыр, тырыш була. Мәктәп елларында җәйге айларда ул чактагы данлыклы кукуруз игүче булып танылган Инсаф ага Акмаловның тракторы белән силос базына кукуруз да ташый, малларны да өстәмә тукландыра. Гомумән, Рәфил кечкенә чактан ук әнисе Галия ханым белән колхоздагы тавык фермасына барып эшли һәм башка эшләрдә өлкәннәргә булышып үсә. Рәфил әтисеннән дә күп нәрсәгә өйрәнә. Басу юлында машина йөртергә өйрәнә. Үзенең төп остазы итеп абыйсы Рәисне саный. Аннан күп нәрсәне үзенә өлге итеп ала егет. Мәктәпне тәмамлагач, бер төркем яшьтәшләре кебек, аны да районыбыз үзәге Минзәлә автомобиль мәктәбенә укырга җибәрәләр. Шуннан соң армия сафларына алалар, Ерак Көнчыгышта чик буенда танкист була. Аннан кайткач Рәфил Минзәләдәге район сельхозтехникасына шофер булып эшкә урнаша, оешмада төрле җитәкчеләрне йөртә. Инде менә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә эшкә килүенә дә 25 елдан артык вакыт үтеп киткән. Рәфил республика буенча командировкаларга еш йөри. Уңган шоферның атна саен Казан шәһәренә министрлыкка бармый калганы юк, кайсыбер чагында атнага ике-өч мәртәбә дә бара. Рәфилне шофер дип кенә уйламассың, аны җитәкченең уң кулы дияргә була, министрлыкта аны әллә каян таныйлар, район җитәкчеләре кушкан заданиенеҗиренә җиткереп үтәп кайта. Беренче класслы шофер, урамда нинди һава торышы булуына карамастан, һәрвакыт юлда. Булдыклы шофер автомашинасын һәрчак карап, төзек йөртә, үз гомерендә беркайчан да авария ясаганы юк аның. Ул идарә иткән автомашиналарның бүген төгәл саны, төрләре дә билгесез. Ә инде 40 елдан артык вакыт эчендә ул узган юлларның гомуми озынлыгын исәпләсәң, мөгаен җир шарын урап чыгарга җитәр иде. Иң әһәмиятлесе, куйган хезмәтләре, тыйнак тормыш юлы бер дә заяга узмады кебек аның. Рәфил яхшы эшләгән өчен район башлыгының һәм министрлыкның Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Уңган шоферга хезмәт ветераны исеме бирелде, үз хуҗалыгын да менә дигән итеп алып бара. Абзарында дүрт баш үгез һәм 16 баш сарык асрый. Рәфил эштә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк әти. Тормыш иптәше Дания белән бер-берсен ярты сүздән аңлап, сокланырлык гомер кичерәләр. Менә дигән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Икесенә дә югары белем алырга ярдәм иттеләр, улы Азат Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча РЭО ГИБДД өлкән дәүләт инспекторы, ә кызы Айгөл шулай ук Чаллы шәһәрендә Саклык банкында клиентлар буенча бүлек начальнигы булып яхшы гына эшлиләр. Икесенең дә менә дигән гаиләләре бар.