Ел саен эшләүче яшьләрнең “Наше время-Безнең заман” ачык республика телевизион иҗат фестивале Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үтә. Татарстан республикасы учреждениесе һәм предприятиеләре әлеге конкурска команда туплап яки аерым башкаручыларны җибәрделәр, алар анда үзләренең номерларын “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Минута славы”, “Предприятие презентация визиткасы” номинацияләрен дә тәкъдим иттеләр. Коман- да составында 18 яшьтән 35 яшькә кадәр эшләүче яшьләр булдылар. Безнең районнан әлеге фестивальдә эшләүче яшьләр катнашты. Евгений Вахнин сайлап алу турын үтте һәм Яр Чаллы шәһәрендә үткән зона турының эшләүче яшьләрнең V республика телевизион иҗат фестиваленең Гала-концертында чыгыш ясады һәм “Музыкаль юнәлеш” номинациясендә дипломант булды. Шулай ук әлеге фестивальдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Ләйсән Гыйльманова һәм Рузиль Миңнеханов катнаш- ты һәм дипломант булдылар, дип хәбәр итә 3 нче урта мәктәпнең профком рәисе Эльвира Чигвинцева.