Тауасты Байлар авылы мәдәният йортында конфессияара һәм милләтара сорауларына багышланган эшче төркемнең ведомствоара утырышы булып үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район прокуроры Феликс Хафизов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Ландыш Миннахметова, “Веста” яшьләр үзәге җитәкчесе Ирина Михайлова, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, Ту- кай һәм Минзәлә районы мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт, Ни- кольский соборы настоятеле, иерий Роман Храмутичев, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнаштылар. Утырышны Камил Нәҗмиев алып барды, башта Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев җирлекнең яшәеше, башкарылган эшләргә тук- талды. Чыгыш ясаучылар республикада һәм районда күп үзгәрешләр булуын, аеруча милләтара һәм конфессияара дуслыкның ныгуын билгеләп үттеләр. Безнең районда 13 төрле милләт вәкиле яши. Шул ук вакытта экстремизм һәм терроризм идеологиясенә кар- шы тору мәсьәләләрен дә көчәйтергә кирәк. Татарстаны- бызга төрле илләрдән елга 250 меңнән артык эшче көчләр килә. Шуңа күрә безнең өчен әлеге тенденцияләргә каршы торырга һәм чит йогынтыга бирелми кала белү бик мөһим. Экстремизм һәм терроризмның дингә катна- шы юк. Мәктәпләр, яшьләр белән бергәләшеп эшләргә кирәк. Диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне саклап калу киләчәктәге үсешнең һәм яшәешнең төп шарты булып тора, диде дин әһелләре.