Иң үтемле чара

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Минзәләлеләр, гадәттә, кисәтү кәгазе алганнан соң торак хезмәтләре өчен бурычларын каплыйлар. Роман КОРОТИН, Идарәче компания директоры Әгәр күпкатлы йортларда яшәүчеләр торак хезмәтләре өчен счет-квитанцияләрне түләмиләр икән, дәгъва белдерүгә кагы- лышлы хокукый механизм эшкә җигелә. Аның кисәтү, судка кадәр искәртү кебек төрле вариантла- ры кулланыла. Уртак җаваплылык дигән төшенчә булуын искәртеп үтәсе килә (РФ Торак кодексының 31 нче маддәсе, 3 нче өлеше). То- рак бинасына ия булган бурычлы кешенең гаилә әгъзалары уртак җаваплылык тоталар.Күп кенә бурычлылар өчен рәсми документ бурычны кап-лау файдасына хәлиткеч аргумент булып тора. Мондый кисәтүләрне, искәртүләрне алганнан соң бурычлыларның яртысы диярлек бурычларын түләргә ашыгалар – алар аны суд күрсәтмәсе буенча мәҗбүри түләттерерләр дип сагая- лар. Калганнары исә мөмкинлек булу белән бурычларын түлибез дип ышандырсалар да, аны барыбер түләмиләр. Шуңа күрә Идарәче компания сентябрь аеннан башлап бу- рычлылар белән көрәшүнең яңа законлы алымын – электр белән тәэмин итүне туктату ысулын (өзүне) куллана баш- лады. Бу очракта Идарәче компания РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 нче санлы “Күпкатлы йортларда һәм торак биналарда фатир хуҗаларына һәм файдаланучы- ларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы карарына нигезләнә, моны шулай ук Яр Чаллы торак инспекциясе дә хуплады, биредә тиешле сроклар һәм таләпләр саклап эш ителә. Электр белән тәэмин итүне чикләү торак хезмәтләре өчен түләмәүчеләр белән көрәшүнең иң үтемле чарасы- дыр, мөгаен. Еш кына шушы чараны куллану җитә. Электр энергиясе бирү чикләнгән фатир хуҗалары дискомфорт тоялар һәм Идарәче компания алдындагы бурычларын түләргә тырышалар. Агымдагы елның сентябрь, октябрь айларында 12 бурыч- лыга электр белән тәэмин итүне чикләү турындагы кисәтү кәгазе җибәрелде, өч бурычлыга электр энергиясе бирү чикләнде, мондый чикләү күпфатирлы йортта яшәүче та- гын ике бурычлыга карата планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International