Юллар торышы илләрнең икътисадый, мәдәни һәм хәтта сәяси үсешенең дә чагылышы, көзгесе ул. Минзәлә аша 106 километр федераль әһәмияттәге М-7 “Волга” Мәскәү-Уфа юлы үтә. Юлдан татарстанлылар гына түгел, Башкортостан, Чиләбе, Себер халкы аеруча зур файда күрә. Соңгы елларда Минзәлә юл төзүчеләренең эше яхшы бара. “Татавтодор” АҖнең Минзәлә филиалы Актаныш, Минзәлә, Мөслим район- нары территориясендәге 907 километрга якын территориаль автоюлларга һәм 106 километр федераль юлларга хезмәт күрсәтә. Саннар теле белән әйткәндә, юл төзүчеләр быел бу эштә бер миллиард 84 миллион сумлык эш башкарганнар. Бу филиал тарихында башкар- ган эшләрнең иң зур күрсәткече булды. Юлчылар Башкортостан Республикасыннан безнең Татарстан җиренә килеп керүгә юлның сыйфатлы эшләнүен сизеп алалар. Бу инде фи- лиал юлчыларының үзләренең үзенчәлекле “фирма билгесе” һәм башкарылган эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Федерал трассаны тәртиптә тоту – аеруча җаваплы бурыч. Мон- да башкарылган эшнең һәркайсы буенча лабо- ратория тикшерүе үтәргә, комиссия алдында сынау тотарга кирәк. Соңгы елларда Минзәлә юлчылары Мөслим, Актаныш һәм район юл- ларын төзекләндерүне дә уңышлы башкарды. Эшне уңышлы башкару өчен асфальт-бетон заводы эшли. Быел ул 110 мең тонна асфальт- бетон катнашмасы җитештергән. Автоюллар төзегәндә шебенкалы-мастикалы асфальтбе- тон кулланып беренче ел гына эшләмиләр. ПГС кулланып цемент кушып юл салганда яхшы нигез әзерләнә, болай эшләгәч автоюллар төзегәндә чыгымнар да бераз кими. Шуны да әйтергә кирәк: асфальт-бетон за- воды тулысынча компьютерлаштырылган, газ ягулыгы- на көйләнгән – заман белән бергә атлыйлар. Бу үз чира- тында сәгатенә 140 тонна сыйфатлы асфальт катнашмасы җитештерергә мөмкинлек бирә. Куәтле ремонт базасы, җылы гаражлар, заправкалау станциясе – уңай күренеш. Осталар кирәкле детальләрнең күбесен үзләре җитештерә, техника да җитәрлек. Мәсәлән филиалга быел гына да 30 тонна йөк күтәрешле 8 берәмлек “Вольво”, 4 берәмлек “Га- зель” автомашинасы кайтты. Шулай ук өстәмә рәвештә юл кырыйларын чабар өчен 2 берәмлек МТЗ тракторы чапкыч белән, юлларда барлыкка килгән чокырларны ремонтлау өчен техника (мини фреза, каток, төягеч) һәм асфальт-бе- тон капламына юл билгеләре салу өчен Газель автомаши- насы бирелгән. Марат Марс улы производство буенча үзенең урынбаса- ры Радик Корнилов һәм баш инженер Миңнерәшит Хази- евны мактап телгә алды. Шулай ук үз эшләренең осталары Рамил Галеев, Евгений Елхов, Раиф Гыйльфанов, Денис Но- виков, Александр Купчаков, Флер Каюмов, Илдар Яковлев, Радик Бурангаев, Виталий Чибиряев, Илшат Нәбиев, Юрис Вәлиев, Радис Гарифуллин, Шәрип Гыйльметдинов, Рөстәм Мухаметов, Рөстәм Шәрипов, Владислав Абдреев, Рафил Габдуллин, Ринас Нагимов, Илнар Сабиров, Рамил Сәхбиев, Илдус Султанов, Мизхат Хаматов, Наил Хисамиевләрнең эшләренә тел-теш тидерерлек түгел. Алар бөтенесе дә юга- ры квалификацияле, район һәм республика икътисадын үстерүгә үзләренең зур өлешләрен кертәләр. Предприятиедә эшләүче яшь кадрлар оешманың киләчәге. Менә алар: Сергей Отнолин, Леонид Санников, Алмаз Шакиров, Лилия Шәрипова, Дмитрий Минлигара- ев, Айдар Вәлиев, Илназ Мингазетдинов. Алар үзләренә йөкләтелгән эшне зур җаваплылык белән башкаралар. Филиалның коллективы елдан-ел стабильләшә бара. Бөтен җирдә дә кадрлар кытлыгы бар. Кадрларның үзгәреп торучанлыгы кимегәннән-кими, шулай булса да механиза- торларга кытлык сизелә. Хезмәткәрләр социаль яктан якланган. Филиалда хезмәт хакы вакытында бирелә һәр айның 25ендә аванс, 10сында хезмәт хакы түләнә. Эшчеләр җәйге һәм кышкы чорда мах- сус кием белән тәэмин ителә. Ашату бушлай. Табигатьнең нинди көйсез булуына карамастан, юл төзүчеләр ерак трассаларда көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Кышын юлларны тазарту тәүлек әйләнәсенә оештырыла. Шуңадыр бу һөнәрне тырышлар гына үз итә. Меңнәрчә Юлыбыз шәп, кемнәр салган? кешенең гомере өчен җавап тота бит алар. Минзәлә юл төзүчеләренең уңышлы сере гади: булдыклы җитәкче, бердәм коллектив, иң мөһиме – вакыт белән исәпләшмиләр. Тиздән кышкы сезон җитә, техникалар әзер, җитәрлек күләмдә бозлавыкка каршы юлларны эшкәртү өчен мате- риаллар кайтарылган.