мәктәпләрендә юл йөрү кагыйдәләренә куркынычсызлык минутларында өйрәтәчәкләр

2017 елның 27 октябре, җомга

Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләп үткәнчә, бу эшкә илнең бөтен төбәкләре җәлеп ителгән.

 Россия мәктәпләре укучылар өчен куркынычсызлык минутлары кертеләчәк. Бу дәресләрдә балаларга юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатачаклар, дип хәбәр итә илнең Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

"Россия Федерациясе хөкүмәте рәисенең беренче рәисе кушуы буенча министрлык гомуми белем бирү оешмаларының соңгы дәресендә барлык сыйныфларга куркынычсызлык минутын кертергә тели. Ул барлык яшьтәге укучыларга исәпләнгән булачак", — диелә хәбәрдә.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, бу эшкә илнең бөтен төбәкләре җәлеп ителгән.

"Бу дәресләр барышында мәктәп укучылары, өй белән мәктәп арасында хәрәкәт иткәндә, кирәкле куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырылачак. Шулай ук куркынычсызлык минутлары төрле һава торышы шартларында юл кагыйдәләрен үтәүгә балаларның игътибарын көчәйтергә булышачак", — дип ассызыклыйлар идарәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International