Татарстаныбызда дәүләт оешмалары, милли-мәдәни, иҗтимагый оешмалар, белем бирү системасы, мәдәният, фән, массакүләм мәгълүмат чаралары үзара аңлашып эшли дисәк, ялгыш булмас. Милли сәясәт өлкәсендә дә бу шулай булырга тиеш. Әлфинә ВОРОБЬЕВА Бу темага сөйләшүне без шәһәребез гимназиясен- нән башларга булдык, гимназиянең милли мәгариф буенча директор урынбасары Энҗе Усманова белән әңгәмә корабыз. – Энҗе Фәвисовна, мил- ли сәясәт, милли мәгариф мәсьәләсе бүгенге көндә бик актуаль. Шәһәрдәге милли мәгариф уку йор- тында эшләүче буларак, бу нисбәттән Сезнең фи- керне ишетәсе килә. – Милли сәясәт дигәндә, соңгы көннәрдә республи- ка буенча шау-шу куптар- ган хәбәрләргә тукталырга кирәктер. Рус телле бала- ларга татар телен укыту мәсьәләсен күтәрде ата- аналар. Шушы көннәрдә мәгариф министрыбыз Энгель Нәвап улының да җавабын ишетергә туры килде. Ул Конституциягә каршы килерлек бернинди закон бозу юк, республика- бызда ике тел дә бертигез укытылырга тиеш, диде. – Сезнеңчә, ни өчен ата-аналар арасында та- тар телен укыту-укытмау турында “баш күтәрүләр” булып тора? – Дөрес, рус телле укучы- лар өчен программа авыр, үзләштерергә материал күп. Ләкин татар телле бала- лар рус телен өйрәнә, хәтта бик яхшы белә, имтиханнар да тапшыра бит. Беркем дә зарланмый. Алар өчен про- грамма җиңелдерме? Та- тарлар рус телен бакчадан өйрәнгән кебек, рус бала- ларына да татар телен ба- лалар бакчасыннан өйрәнү мөмкинлеге бар. Бала баш- лангыч мәктәпкә киткәч, та- тар телен өйрәнүне дәвам итә. Ә аннан инде имтиханга әзерләнә башлый. Укытучы үз эшен эшли, нәтиҗә булсын өчен, баланың теләге, ты- рышлыгы, ә ата-ананың тел белүнең кирәклеген аңлавы таләп ителә. Нәкъ менә ата- ана кирегә сукаламаса, бала татар телен өйрәнер иде... – Соңгы вакытта “гимна- зиябез дә руслашып бетте, анда татар теленә игъти- бар кимеде”, дигән сүзләр ишетергә туры килә... – Әйе, гимназиядә бар- лык фәннәрне татарча укы- туны сорыйлар. Быелга без 1-6 сыйныф укучыларын татарча укытуга күчтек. Телебезне, гореф- гадәтләребезне җуймыйк Дөрес, дәүләт имтиханын бирәсе математика фәне искәрмә булып тора. Хәзер сайлап алына торган бар- лык фәннәрне татарча бирү мөмкинлеге бар. Узган ел гимназиянең ике укучысы географиядән төп дәүләт имтиханын татарча тап- шырды. Моннан куркырга кирәкми, чөнки әзерлек өчен татарча материаллар бар. Шуңа күрә гимназиягә укырга керүчеләр татарча укудан курыкмасыннар иде. – Балага бакчадан ук татарча аралашу мөмкинлеге бар, дидегез, шәһәрдә татар телендә эшләүче бакча бармы? – “Алтынчәч” балалар бакчасы бердәнбер татар балалар бакчасы буларак, безнең элемтәләр алга таба ныгыячак әле. Без аннан чыккан балаларны үзебездә көтеп калабыз. Ләкин, белүемчә, әле быел гына кабул ителгән 2-3 яшьлекләр арасында чис- та рус милләтеннән булган балалар да кабул ителгән. Бәлки бу урыннар җитмәү белән бәйледер. Ләкин та- тар төркемендә эш туган телдә булырга тиеш. Бу һаман күз буяу гына булып кала, нәтиҗәдә гимназиягә килүче балалар саны аз була, билгеле, алар рус мәктәбен сайлаячак. – Гимназия эшчәнле- генә быел нинди яңалыклар кертелде, шул турыда да бераз таныш- тырып үтсәгез иде. – Быел гимназиянең эш планына кластерлы якын килеп эшләү максатыннан “Алтынчәч” балалар бакча- сы һәм Минзәлә педагогия көллияте белән берлектә эш проекты да кертелде. Бу проектта бик күп эш алымнары кулланыла. Бу татар телле балаларны бак- ча яшеннән үк гимназиягә җәлеп итү, аларны мәктәпкә психологик яктан әзерләү максатында эшләнә. Ә инде педагогия көллияте белән эш гимназиянең 9 сыйныф- лары өчен оештырылачак. Бу эшнең максаты – ике тел- не дә белгән, татар телендә белем бирерлек башлангыч сыйныфлар укытучысы, ба- лалар бакчасы тәрбиячесе булырга теләгән укучы- ларны ачыклап, киләчәктә аларны көллияткә җәлеп итү, укыту. – Миллилекне югалт- мау өстендә эш дәрестә генә түгел, класстан тыш чараларда да алып бары- ла. Бу өлкәдә гимназиянең горурланыр урыны бар... – Әйе, гореф-гадәтләрне саклау, милли тәрбия бирү юнәлешендә гимназиядә барлык чаралар шушы мак- саттан оештырыла. Габдул- ла Тукай, Муса Җәлилгә багышланган, туган тел көненә багышланган ча- раларны әйтеп тә торасы юк. Традицион уза тор- ган Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәре, Карга боткасы, төрле очрашулар дисеңме... Соңгыларына “Ак калфак” оешмасы ханымнары белән очрашуларны кертергә кирәк. Узган ел алар “Аулак өй” утырышы буларак узды. – “Ак калфак” ханым- нары-туташлары белән узган чараларга тукталып китсәгез иде. – Алар укучыларга төрле яклап әдәп-әхлак кагыйдәләрен сеңдерергә ты- рыша, гореф-гадәтләр, йола- лар белән таныштыралар. Аш- су буенча остаз дәресләре, тегү-чигү дәресләре бирде- ләр. Алга таба да аралашу дәвам итәчәк. – Сез “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе дә булып торасыз. Алга таба ниләр эшләргә планлаш- тыруыгыз газета укучы- ларыбызга да кызыклы булыр иде. – Бик рәхәтләнеп. Бөтендөнья татар хатын- кызлары оешмасы Кадрия Идрисова җитәкчелегендә “Тәрбия баскычлары” дигән ике диск чыгарган. Бу әниләргә йолалар, мил- ли гореф-гадәтләр буенча бала тәрбияләүдә ярдәмлек булып тора, шуның белән таныштыруда балалар бак- чаларына таянам. Узган ел гимназия кысаларын- да “Озын толым”, “Татар кызы” бәйгеләре узган иде, шуларның берсен булса да район күләмендә уздырыр- га иде, дигән теләк белән яшим. Тагын бер мөһим эш – гаилә үзенең нәсел тарихын, җиде буынын белергә тиеш. Без шушы шәҗәрәләрне ачыкларга, нәсел агачы төзү белән ха- лыкны кызыксындырырга телибез. Безнең яңалыклар ВКонтактеда “Ак калфак” Минзәлә битендә урнашты- рып барыла. Кызыксынучы- ларга үз фикерләрен калды- рырга була. Без әллә нинди чаралар уздырырга әзер, әмма финанс ягы чамалы. Без химаячеләр ярдәменә дә мохтаҗ, хезмәттәшлек итәргә теләүчеләргә без һәрвакыт шат. – Сезнең белән узган очрашуда без районда татарның милли киемнәре белән шөгыльләнүче юк, дигән идек. Шәһәрдә милли ризыклар тәкъдим ителә торган сәүдә нокта- сы юклыкка борчылдык, туклану нокталарының исемнәрендә дә татарлы- гыбыз чагылса иде, дигән фикерләр дә булган иде. Сезнең карашка, берәр үзгәреш бармы? – Бер хыялыбыз чынга ашты – Илсинә Миннимул- лина калфак-түбәтәй генә түгел, камзуллар да тегә башлады, эшләре уң бул- сын! Гимназия балаларына да бик теләп мастер-клас- слар күрсәтте. Әмма икенче борчыган әйбер шул халәттә кала бирә. Пицца, ролл са- тыла торган сәүдә урыннары арта бара, ә милли ризык- лар сатыла торган урыннар һаман да юк. Нинди матур яңгырашлы “Минзәлә” ка- фесы да юк хәзер. Шәһәрдә татар милләтеннән бул- ган гаиләләр бик күп югыйсә. Әллә милли җанлы эшмәкәрләр әзрәкме бездә? Телебезне үзебез сакла- масак, тора-бара югалтачак- быз бит аны! Һәркем туган телен кушканга гына түгел, ә кирәк, дип, күңеле кушып өйрәнергә тиеш. Гаилә ба- лага туган телен бирергә тиеш, аңа хөрмәт тәрбияләү – гаиләнең бурычы. Туган телебезне, милләтебез та- рихын, гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп, белеп яшик.