Россиянең 50% банкы ел ахырына кадәр ипотека ставкаларын төшерергә әзер

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Банк вәкилләренең 10 %ка якыны ставкаларны 1 процентка киметергә әзер.

2017 ел ахырына кадәр ипотека буенча ставкаларны түбәянәйтергә 50%ка якын банк әзер. Бу хакта “Россиядә ипотека” түгәрәк өстәле кысаларында уздырылган банкирлар сораштыруы нәтиҗәләре сөйли, дип яза “Известия”.

Банк вәкилләренең 10 %ка якыны ставкаларны 1 процентка киметергә әзер. Моңа кадәр “Известия” Сбербанк башлыгы Герман Греф Россиядә ипотека ставкалары 5%ка кадәр төшәчәген фаразлавы турында язган иде.

Ипотека торак кредитлавы агентлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта ипотека ставкалары соңгы ун ел тарихында иң түбән дәрәҗәдә урнашкан. Беренчел милек базары өчен күрсәткеч 10,34% тәшкил итә, ә икенчел базарда ул 10,7%ка тигез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International