Бердәмлек таулар күчерә

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

М.Җәлил паркын төзекләндерү өчен халыктан җыелган үзара салым акчаларына нинди эшләр башкарыла икән? Әлеге сорау белән без район башкарма комитетының капиталь төзелеш идарәсе (УКС) директоры Илдар Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иттек. – М.Җәлил паркын төзекләндерү өчен 5850300 сум күләмендә үзара салым акчалары файдаланылды. Конкурс уздырылып, парк өчен кирәк булган элемент һәм объектларны ясаучы заказчы оешмалар билгеләнде, аларга акча күчерелде. Һәр элемент ин- дивидуаль рәвештә ясала, алар сатуда юк. Кайбер элементлар инде кайтып җитте һәм урнаштырылып та куелды, ә кайберләренең якын арада ясалып бетеп, кайтып җитүен көтәбез. Урнаштырылган объект-ларга килсәк, 516 718 сумлык М.Җәлил бюсты ясалды, балалар мәйданчыгына 1360507 сумлык кече ар- хитектура формалары кайтты, 1255271 сумлык арт- объектлар – яңа язылышкан парлар һәм гашыйк- лар аркалары урнаштырыла башлады. Тротуарлар өстендә төрле формадагы бизәкле түбә – пергола булачак. Аларның гомуми суммасы – 3131631 сумны тәшкил итә. Перголалар әлегә ясала, шулай ук озакка сузмастан кайтып җитеп, паркта үз урыннарын табар дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International