Бергәләп барысын да булдырабыз

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

“Тургай” приютының бурычы – балигъ булмаганнарга социаль адаптация узарга ярдәм итү. Шуннан чыгып тәрбияләнүчеләрне җәмгыятьтә мөстәкыйль тормышка әзерләү өчен программалар булдыру һәм тиешле шартлар тудыру зарурлыгы туа. Әлфинә ВОРОБЬЕВА Балигъ булмаганнарга социаль адаптация уздыру бурычын тор- мышка ашыру өчен ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе ярдәме белән 2016 елның ноябреннән 2017 елның сентябренә кадәр республикабызның балалар һәм үсмерләр өчен 18 социаль прию- тында “Бергә булдырабыз!” исем- ле социаль-гуманитар проектын тормышка ашыра. Алар арасында “Тургай” приюты да бар. Проектның төп юнәлешләре: “Үзем эшлим, үзем булдырам”, “Кунак бүлмәсе”, “Спортны сай- лыйм”. Әлеге проект турында безгә приют директоры Вера Муринова сөйләде: – Бүгенге көнгә кунак бүлмәсе тулысынча үзгәртелде. Ре- монт эшләре башкарылды, җиһазлар сатып алынды. Хәзер тәрбияләнүчеләр ата-аналары белән яңа, уңайлы шартларда аралаша. Бу юнәлешне тормыш- ка ашыруда “Гаилә эше” һәм “Сердәш” программалары эшләп килә. “Үзем эшлим, үзем булдырам” юнәлеше буенча приютта өр-яңа проект – столяр мастерское һәм хезмәт реабилитациясе кабинеты булдырылды. Столяр мастерскоеның макса- ты – агач эшкәртү станокларында эш күнекмәләре булдыру; фанера, такта, агач белән эшләү алымна- рын өйрәнү; столяр эшенең кай- бер нечкәлекләрен өйрәнү (мо- нысы, әлбәттә, үсмерләргә алдагы тормышларында һөнәр сайлаган- да кирәк булачак). Приютта тәрбияләнүчеләргә хезмәт эшчәнлегенең мәгънәсен аңлату, һөнәрләр дөньясы белән танышу, һөнәр сайлауга юнәлеш бирүгә юнәлтелгән профори- ентация чаралары комплексын тормышка ашыру кысаларында бик күп урыннарга экскурсияләр ясалды: “Заиковский” хуҗалыгы, “Мензелинские зори” ААҖ, ШЭ “Бадыкшанов А.М.”, туган якны өйрәнү музее, “МебеЛев” ҖЧҖ, ШЭ “Шиномонтаж”, Иске Мат- веевка почта бүлеге, Яр Чаллы отрядының Матвеевкадагы янгын сүндерү часте, М.Ш.Шәймиевның музей-йорты, Иске Матвеевка авыл китапханәсе, Иске Матвеев- ка фельдшер-акушерлык пункты, “ТАТМЕДИА” АҖнең “Минзәлә” ММҮ филиалы. Хезмәт реабилитациясе кабине- тында ”Авыл җирлеге шартларын- да балигъ булмаганнарга хезмәт реабилитациясе” программасы эшли. Ул йорт эшләре, бакчачылык һәм яшелчәчелек, мөгезле эре терлек блокларыннан тора. Хезмәт терапиясе тәрбияләнүчеләрне сәламәтлекләренә бәйле рәвештә тормыш эшчәнлегенең төрле фор- маларына җәлеп итәргә, авыл хуҗалыгы хезмәтенә өйрәтергә, социаль-көнкүреш күнекмәләрен формалаштырырга һәм үстерергә, шулай ук шәхси һәм социаль ста- тусны торгызуга ярдәм итә торган, алар башкара алырдай һөнәри күнекмәләр бирә торган чаралар- да актив катнашырга мөмкинлек бирә. “Спортны сайлыйм” юнәлеше бу- енча сәламәт яшәү күнекмәләре, спорт һәм физик күнекмәләрне формалаштыру, спорт белән кызыксыну, куркынычсыз хәрәкәт итү активлыгын тәэмин итү өстендә эш алып барыла. Бу юнәлештә приютта татар-баш- корт көрәше секциясе нәтиҗәле эшли. Приютта тәрбияләнүчеләр спорт чараларында актив кат- нашып, призлы урыннар алалар. Бу юнәлешне тормышка ашыру кысаларында июнь аенда при- ютта тәрбияләнүчеләр өчен Апас районының “Свияга+” балалар санатор-сәламәтләндерү лаге- ренда смена оештырылды. Приют территориясендә өр- яңа спорт корылмалары: балалар спорт уен комплексы һәм урамга СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ куела торган спорт тренажерлары куелды. Шулай ук проект кысаларында канализация төзекләндерелде, асфальт мәйданчыгы ясалды һәм приют бинасы тирәли сукмак- ка брусчатка җәелде, барлык йокы, ял бүлмәләренә, сыйныф бүлмәләренә һәм керү ишеге ал- дында ремонт эшләре башкарыл- ды. Әлеге проектны тормышка ашы- руда үз өлешләрен керткән бар- лык оешма җитәкчеләренә: район Советы депутаты Эдуард Кузне- цовка, шәһәр башлыгы урынба- сары Елена Сысоевага, “Минзәлә АТП” ҖЧҖ, СК “Гранит”, “ПТФК ТЕХНОТРОН” ЯАҖ, ПМК “Мели- орация”, ШЭ “Ялалов Р.Н.”, “Лига” ҖЧҖ, ПКФ “Автострой” ҖЧҖ, “Коммуналь челтәрләр” АҖ, “МУП “Чиста шәһәр”, “МебеЛев” ҖЧҖ, “ТАТМЕДИА” АҖнең “Минзәлә” ММҮ филиалы, “Заиковский” ҖЧҖ, “Юность”, “Юбилейный” спорт комплекслары, “Бадыкшанов А.М.” ШЭ, Яр Чаллы хәйриячеләренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. сан “Тургай” балалар һәм үсмерләр өчен социаль при- юты 2003 елдан бирле эшли. Приют 3-18 яшьлек балалар өчен 31 стационар урынга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International