М.Җәлил паркына яшел үсентеләр утырту максатыннан Казаннан дендролог килде. Аның җитәкчелегендәге бригада паркка куак һәм чәчәкләр утыртты. Нинди үсентеләр алып килүе белән кызыксынып, дендролог Светлана Афанасьевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Дендрологның эше нидән гыйбарәт? – Дендролог ул – агач, куак кебек яшел үсентеләр буенча белгеч. Без парк һәм скверларга утыртылачак үсентеләрне сайларга ярдәм итәбез, аларны ничек тәрбияләргә, сәламәт үсүен ни рәвешле тәэмин итәргә кирәк булуын аңлатабыз. Әлеге паркка да бик күп яшел үсентеләр алып килдек һәм аларны үзебез үк утыртабыз да. – Ә нинди үсентеләр бизәячәк соң паркны? – Паркта агачлар җитәрлек күләмдә. Шуңа күрә нигездә монда балан, сирень, лапчатка, гортензия кебек куак һәм чәчәкләргә өстенлек бирелде. Балалар мәйданчыгын әйләндереп куаклар утыртылды, шул рәвешле ул үзенчә яшел койма ролен үтәячәк. Соңгы вакытта паркларда «тере яшел койма» еш файдаланыла башлады. Тимер рәшәткәләр, койма һәм капкалар кеше психикасы өчен тискәре йогынты ясый дигән фикер бар. Шулай ук балалар мәйданчыгына алмагачлар утыртылачак. – Минзәләлеләргә теләклә- регез. – Паркның мәйданы зур, заман- ча стильдә төзекләндерелүе күзгә ташланып тора. Теләк бер генә – минзәләлеләр паркны яратсын- нар, башкарылган эшләргә хөрмәт белән карасыннар иде. Күңел җылыбызны биреп утырткан яшел үсентеләрне тәрбия кылсыннар һәм аларга карата сак карашта торсыннар.