Штраф түләсең килмәсә – кагыйдә бозма

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Административ комиссия вәкилләре йорт яны территорияләрен тәртиптә тоту кагыйдәләренең ни рәвешле саклануын тикшерү максатыннан рейдлар уздыра. Рейд барышында административ тәртип бозуларны булдырмау турында аңлату эшләре алып барыла.  Административ комиссия секретаре Шушы елның 9 аенда тәртип бозуларны бетерү буенча 88 телдән кисәтү ясалды, шулай ук шәһәрнең 112 кеше- се хуҗалыкларында төзелеш эшләре алып бару сәбәпле, йорт яны территорияләренә вакытлыча төзелеш материал- лары куюга рөхсәт алдылар. Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен КоАП ТРның 3.6 маддәсе буенча админи- стратив штраф каралган. Әлеге штраф гражданнар өчен 2000 сумнан башлап 3500 сумгача, вазифаи затларга 15000 сумнан 30000 сумгача, юридик затларга 200000 сумнан башлап 500000 сумгача тәшкил итә.

Сан. Шушы елның 9 аенда 86 административ эш каралды: – 79 ы – КоАП ТРның 3.6 маддәсе буенча, ягъни авыл җирлеге һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү һәм каты көнкүреш калдыкларын түгү кагыйдәләрен бозу буенча; – 5 се – КоАП ТРның 3,2 маддәсе, ягъни урамда сәүдә итү кагыйдәләре бозылу; – 1 се – КоАП ТРның 2.6 маддәсе, ягъни җирле үзидарә органнарының хокукый актларын үтәмәү; – 1 се – КоАП ТРның 3,5 маддәсе, ягъни тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибен үтәмәү. КоАП ТРның 3.7 маддәсе нигезендә, ягъни этләрне тиешле урында йөртмәгән өчен 3 административ протокол төзелде һәм каралу өчен судка җибәрелде. ТР Карары нигезендә, ия- сез хайваннарны тоту мөрәҗәгать итүченең гаризасы буенча башкарыла. 151,5 мең сумлык штраф салынды, шуның 163 меңе түләнде. Административ хокук бозулар буенча 151500 сум- лык 79 эш каралды. 55 эш буенча 163000 сум акча түләтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International