Иске Иркәнәш авыл җирлегендә элеккеге Тукай исемендәге колхозда эшләгән ветераннар хөрмәтләнде. Авылның мәдәният йортында Өлкәннәр көненә ба- гышлап оештырылган бәйрәм чарасына бик күп өлкән кешеләр чакырылган иде. Өлкәннәр мул итеп әзерләнгән аш табыны артында сыйландылар. Авыл үзешчәннәре зур концерт куйдылар. Җырчылар: Алмаз Янгиров, Эльмира Галимова, Радик Юсупов, Ил- сур Шәйхенуров, Фәридә Мингазованың чыгышлары нур өстенә нур булды. Бәйрәм тантанасында биючеләр: Алинә Галимова, Диләрә Мингазова, Лилия Хасаншина матур биюләре белән өлкәннәрне сокландырдылар. Бәйрәм аза- гында җирлекнең 149 өлкән кешесенә азык-төлек тутырыл- ган пакетлар өләшенде. Шундый зур бәйрәм оештырганна- ры өчен авыл халкы “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиевкә, агрофирманың Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймардановка, авыл КФХсын җитәкләүче Роберт Шакировка, Иске Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камаловка бик рәхмәтле.