Рапс буенча иң югары уңыш “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә, аларда 830 гектар рапсның һәр гектары уртача 20 центнер төшем бирде. Көнбагыш “Туган як” агрофирмасында 830 гектар игел- де, шуның 130 гектары суктырылды, әлегә һәр гектар- дан 18 центнер уңыш чыга. Район буенча 60600 гектар- да туңга сөрү эшләре башкарылырга тиеш булса, шуның 48200 гектары эшкәртелгән, бу планга карата 80 процент дигән сүз. Җир эшкәртү буенча “Органик групп” ҖЧҖгә караган хуҗалыклар оешып бетә алмыйлар. Район буенча 46600 тонна кукуруз массасы базларга салынган. “Заиков- ский” ҖЧҖдә ике еллык запас, “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖнең Якты юл бүлекчәсе – 55,8 центнер, “Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең Тәкермән бүлекчәсе 35,3 центнер азык берәмлеге туплап, терлек кышлатуга ныклы әзерлек белән керәләр. Район буенча 2650 гектар кукурузны бөртеккә суктырасы бар.