Өметбаев кубогы Мөшегедән Камаловларда калды

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең оештыручысы Сабир Өметбаев исемендәге кубокка чираттагы шахмат-шашка ярышларын үткәрде.  Театрның әдәби бүлеге мөдире Театрда берьюлы ике зур премьера әзерләнү сәбәпле, уеннар быел “Юбилейный”да булды. Җиңүчеләрнең исемнәре үзгәрми, диярлек. Хатын-кызлар арасында шахмат ярышлары буенча: I урында – Резеда Камалова, Тат. Мөшеге мәктәбе. Мәктәп яшендәге егетләр арасында: I урында – Михаил Токарев, пед. көллияте. Ир-атлар арасында: I урында – Мөхәммәт Мукминов. Шахмат буенча Сабир Өметбаев исемендәге кубокка хатын-кызлар арасында Резеда Камалова, ир-атлар арасында Мөхәммәт Мукминов лаек булды. Шашка ярышларында җиңүчеләр: Хатын-кызлар арасында: I урында – Резеда Камалова, Тат. Мөшеге мәктәбе. Мәктәп яшендәге егетләр арасында: I урында – Самат Камалов, Тат. Мөшеге мәктәбе. Ир-атлар арасында: I урында – Әнвәр Камалов, Тат. Мөшеге. Шашка буенча С.Өметбаев исемендәге кубокны хатын-кызлар арасында Резеда Камалова, ир-атлар арасында Әнвәр Камалов алды. Шулай ук ярышларда шәһәребезнең 1, 2, 3 санлы урта мәктәпләре, Тат. Мөшеге мәктәбе укучылары, педагогия көллияте студентлары үзләренең директоры Ренат Ибраһимов белән бергә, горгаздан, Филимоновка, Кадрәк авылларыннан, шәһәребезнең өлкән яшьтәге шахмат- шашка сөючеләре актив катнашты. Уеннарның баш судьясы – Әнвәр Камаловка, “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры Фаяз Хизбуллинга, урынбасары Альберт Миннахметовка, өлкән администратор Елена Мещеряковага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Катнашучыларны киләсе елда Сабир Өметбаевның тууына 110 ел тулачак юбилей уеннарына көтеп калабыз. Тулырак мәгълүмат menzela.ru сайтында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International