Этнография буенча белемеңне тикшереп кара

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, ягъни 3 ноябрь көнне, илебезнең һәр регионында «Зур этнографик диктант» мәдәни-агарту акциясе уза. Быел узачак әлеге чара халыкара статуска ия – аны уздыруга Россия хезмәттәшлек оешмасы да кушылды. Бу исә үзенең этник мәдәниятне белү бу- енча белемнәрен Россиядә яшәүчеләр генә түгел, ә читтә яшәүче ватандашлар да тикшерә алачак дигән сүз. Минзәлә районында этнографик диктант уз- дыру мәйданы – 3 нче санлы урта мәктәп булачак. Теләге булган һәркем мәктәпкә килеп, илебездә яшәүче халыкларның тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, мәдәниятләре буенча бирелгән тест рәвешендәге сорауларга җавап яза ала. Нәтиҗәләр, 12 декабрь – Россия Федерациясе Кон- ституциясе көненә билгеле булачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге диктантны россиялеләр узган ел беренче тапкыр язды. 56 минзәләле исә үз белемнәрен М.Җәлил исемендәге педагогия көллияте базасында сынап карады. Зур этнографик диктант хакында тулырак мәгълүматны www.miretno.ru сайты һәм «Большой этнографический диктант» социаль челтәрләре аша та- барга була

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International