Уңышка максатчаннар ирешә

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы биш ел дәвамында материаль-техник базаның барлык әзерләү юнәлешләре буенча, укытучыларның һәм студентларның эш һәм көнкүреш шартларын яхшыртуны камилләштерү өстендә максатчан юнәлештә эшли. Шундый эшнең нәтиҗәсе булып ТР мәгариф һәм фән министрлыгының безнең техникумга 2018 елга “Ресурс үзәге” статусы бирүен раславы тора.  Техникум коллективы ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ышанычын акларга тиеш. Уңышка ирешүдә безгә район баш- лыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә рай- он администрациясе булыша. Узган елдан башлап техникум “В” категорияле машина йөртүчеләр әзерли. Автодромны, уку каби- нетларын җиһазлаганда зур материаль-тех- ник чаралар салынды. Медицина әзерлеге буенча практик дәресләр кабинетын җиһазлауда депутат Хәмзә Гыйләҗетдинов һәм медицина училищесы директоры Лю- ция Хирәҗева зур ярдәм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International