Урыс мәктәбендә – “Һава тревогасы” сигналы

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Бөтенроссия гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкасы кысаларында, Россия гражданнар оборонасының 85 еллыгына багышлап, район гражданнар оборонасы җитәкчесе – район башлыгының карары нигезендә, җирле үзидарә органнары белән һәм муниципаль район оешмалары белән берлектә Урыс урта мәктәбе базасында кабул итү эвакуация пунктын практикада урнаштыру узды. Өйрәнүләр барышында җитәкче сос- тав һәм ПЭП №21 эшче төркемнәре Яр Чаллыдан “эвакуацияләнгән” халыкны кабул итү, аларның исәбен алу һәм тор- мыш өчен беренчел булган шартлар белән тәэмин итүне оештыру күнекмәләрен күрсәттеләр, шулай ук “Һава тревогасы” сигналы буенча шәхси составны, Урыс мәктәбе хезмәткәрләрен яшерен урынга качыруны оештырып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International