Кайчандыр безнең барыбызны да дөнья бетү хакындагы хәбәр аякка бастырды. Аллага шөкер, бу юлы да булмый калды. Ә дөнья бетүне көткәндә без үзебезне ничек тотарга, нинди уйлар белән яшәргә тиеш соң? Ә иң мөһиме, дөнья беткәндә нишләргә: йөгерергә, качарга, җиргә ятарга, күзләрне йомарга? “Уәт, исмаһам ахырызаман!” спектакле геройлары да шушы сорауларга җавап эзли. 20 октябрьдә Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт театры С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында 10.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә «Приключения лесного Эха» (2+) балалар өчен әкиятен, ә 19.00 сәгатьтә «Уәт, исмаһам ахырызаман!» (12+) комедиясен күрсәтәчәк. Башкортостан Республикасының Арс- лан Мөбәрәков исемендәге Сибай баш- корт дәүләт драма театры Дәүләт Бюджет учреждениесе тарихы 1931 елда башлана, шул елны Башкортостан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә республика- да икенче булып, Стәрлетамакта профес- сиональ театр ачыла. Башкорт театраль техникумын тәмамлаучылар, талантлы педагог-режис- сер Мәкәрим Мәгадиевта тәрбияләнүчеләр – Арслан Мөбәрәков, Сания Янбухтина, Сынтимер Бакиев, Мөхәммәт Ишкабу- лов, Сәхи Сәетов, Гашия Абзгильдина һәм башкалар театрның беренче “карлыгачла- ры” булдылар. Урал арты халыкларының мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан, 1932 елда театр Баймакка күчерелә һәм Баймак колхоз-совхоз театры дип йөртелә башлый. Соңрак Башкортостанның һәм илебез театр сәнгатенең танылган эшлеклесе, СССРның халык артисты исемнәренә лаек булган Арслан Мөбәрәков театрның беренче баш режиссеры һәм художество җитәкчесе була. Аның исемен мәңгеләштерү өчен театрның 60 еллыгы уңаеннан, 1991 елның сентябрендә Башкортостан Республикасы Министрлар Советы карары белән Сибай башкорт дәүләт драма театрына Арслан Мөбәрәков исеме бирелә. Талантлы режиссерлар Г.Ушанов, К.Бакиров, С.Сәетов, Г.Сарбаев, Р.Әюпов, Ф.Галәветдинов, Л.Вәлиев, С.Әфләтуновлар театр үсешенә үз өлешләрен керттеләр. Бөек Ватан сугы- шы елларында театрны яшәтү хатын-кыз актрисалар: Г.Абзгильдина, Б.Магадеева, Я.Абитаева, Г.Ирназарова һәм 14 яшьлек үсмер Х.Курсаев җилкәсенә төшә. Фронтка киткән 19 артистның нибары икесе – Гайфулла Сарбаев һәм Мансур Лок- манов кына сугыштан җиңү яулап кайталар. Алар кайту белән, театрда эш җанланып китә. РСФСРның атказанган артисты Гай- фулла Сарбаев бөтен гомерен Сибай теат- рына багышлый, дистәләгән якты образлар тудырып, төрле характердагы 30 дан артык спектакль куя. Р.Кинҗәбаевның “Эх, дустым Байтимер”, Ф.Бүләковның “Сөясеңме-сөймисеңме”, “Пирог”, “Буйдаклар”, “Кызлар нигә елый”, Н.Гаетбаевның “Төн” трагедиясе, Т.Ганиеваның “Тамарис”, Т.Гарипованың “Тәнкәбикә”, “Китмәгез, торналар!”, “Төштәге җыр” драмалары постановкала- ры җәмәгать һәм театр эшлеклеләренең югары бәя алган БР һәм РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы режиссер Да- мир Галимов инде 30 елга якын театр белән җитәкчелек итә. З.Биишеваның “Тылсымлы курай” драматик легендасы “Колонсак” ба- лалар һәм үсмерләр спектакльләре I рес- публика фестивалендә профессиональ те- атрлар арасында Гран-прига лаек булды. Барлык иҗади состав “Тамарис” спектакле белән төрек телле театрларның “Туганлык” Халыкара фестивалендә беренче тапкыр катнашып, тамашачы мәхәббәте призына лаек булды, ә “Театр язы” республика фестивалендә Ә.Атнабаевның “Ана хөкеме” спектакле тәнкыйтьчеләрнең югары бәясенә лаек булды. Баш героиня Илбикә роле (БРның халык артисткасы Рәмилә Ходайгулова) “Иң яхшы хатын-кыз роле” исеменә лаек булды. Бүгенге көндә Дамир Мәҗит улы белән бергә спектакльләр постановкалары өстендә яшь режиссер Вадим Гыйльманов эшли.