Без партиянең ярдәмен акларга тиеш

2017 елның 20 октябре, җомга

татар дәүләт драма театры яңа сезон ачылу алдында тора. Традициягә тугры калып, без быел да театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт ШӘЙМӘРДАНОВ белән әңгәмә кордык. Әлфинә ВОРОБЬЕВА – Роберт Шәйхильевич, яңа сезонда тамашачыны нин- ди спектакльләр, яңа әсәрләр белән шатландырырсыз? – Быелгы сезон ачылу бераз үзгәрәк булачак. Ни өчен дигәндә, ике спектакльнең дә премье- ралары “Бердәм Россия” сәяси партиясе ярдәме белән булды- рылды. “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында бирелгән 4 млн 800 мең сум акчага без сыйфатлы итеп спектакльләр чы- гарырга тиеш идек. Инде беренче премьерасы – Әзербайҗан клас- сигы Хөсәен Җәвиднең гаҗәеп эчтәлекле “Иблис” әсәре буенча куелган спектакле (трагедия- се) – 13 октябрьдә узды. Сәхнә бизәлеше үзенчәлекле, иске сандыклар, иске әйберләр, бер почмакта Пальмираның канга баткан бер баганасы. Бу – ишарә, бүгенге сугышлар белән аваз- дашлык. Монда сугыш, мәхәббәт, үтереш, кан коеш, хыянәт – болар барысы да иблис коткысы. Спек- такль әнә шул хакта. Иблис һәр кешедә яши, бөтен дөньядагы әшәкелекнең башында иблис тора. Спектакльгә соңгы вакытта популяр саналган бәет, мөнәҗәт жанрын да керттек. Икенчесе – рус драматургия- сенең атасы А.Островскийның “Яшенле яңгыр” (“Гроза”). Мәктәп программасыннан ук һәркемгә таныш бу әсәр бүгенге көндә дә актуаль, психологик алымнар. белән язылган әсәрне без ничек бар, шулай куярга тырыштык. Премьера район мәдәният сараенда узачак (параметрлар зур, декорацияләр сыймый). Без район интеллигенциясенә, киң җәмәгатьчелекккә югары культура күрсәтергә тиешбез. 27 октябрь, 18 сәгатьтә булачак премьерага “Бердәм Россия” партиясенең республика бүлеге җитәкчеләре дә киләчәк, без аларның ярдәмен акларга, яклар- га, бу акчаларның әҗерен күреп, үз хезмәтебезне күрсәтергә тиеш. Рус һәм Көнчыгыш клас- сикасын сайлап алу ике конфес- сия вәкилләрен хөрмәт итүне аңлата. “Иблис”не фестивальләр кысаларында тәкъдим итеп бу- лачак, ә “Яшенле яңгыр” сатыла торган әсәр, гастрольләр өчен булыр дип көтелә. – “Бердәм Россия” проекты буенча театр откан грант ак- чаларына нинди эшләр башка- рылды? – Хөкүмәтнең театрларга ка- рашы үзгәргәндә, без үзебез- нең нәрсәгә сәләтле булуыбыз- ны исбатларга тиеш. Кайчак спектакльнең теге яки бу җире җитеп бетмәгән дибез. Ул артист- лардан гына тормый, театрның матди-техник базасының начар булуы үзен сиздерә. Ә без мон- дый ярдәмне тоеп, бик күп җиһаз алдык. Өс, баш һәм аяк киемнәре дисеңме, утлар, реквизитлар, декорацияләр, томан, кар, балалар спектакле өчен күбекләр кебек эффектлар кайтты. Без рус телле тамашачыны да сөендерергә уй- лыйбыз – бик югары сыйфатлы 60 наушник кайтты. Шашка, пистолет, револьвер, кылыч, винтовка кебек.кораллар кайтарылды. “Камтент” безгә бассейн тегеп бирде. Алга таба да бу акчаларга эшләнәсе эшләр җитәрлек әле. – Тамашачыга барлык серләрне дә ачып бетермик дисәк тә, “Яшенле яңгыр” спек- такле турында бераз интрига тудырыйк әле. – Декорация, сценография, бу- тафория һәм реквизитлар аша шул замандагы каршылыклы тор- мышны сурәтләргә тырыштык. Иң зур яңалык – беренче тапкыр су өстендә, 8х8 размерлы, 40 см тирәнлектәге бассейнда уйный- быз. Вакыйга Идел буенда бара, яңгырлар “явачак”. Художнигы - Валерий Яшкулов, бүгенге заман технологияләрен дә кулландык. – Театрны фестивальләр, гастрольләр яшәтә. Сезнең коллектив ел саен ерак шәһәрләргә (хәтта чит илләргә дә) фестивальләргә чакырыла. Бу сезонга планнар нинди? – Март аена Тинчурин театрына барырга дип уйлап торабыз. “Те- атр малых городов” фестиваленә заявка бирдек. Ул бу юлы Но- вороссийск шәһәрендә үтәчәк. Ике әсәрне дә шунда җибәрергә уйлап торабыз. Фестивальләр театрның яшәешен, аның би- еклеген, бөеклеген, перспек- тивасын күрсәтә. Достоевский фестиваленнән чакыру көтәбез. Башка фестивальләргә дә заявка- лар әзерлибез. – Балалар өчен репертуарга да тукталып китсәгез иде. – Вакытсыз арабыздан киткән талантлы режиссер Аль- берт Сәхәбетдинов истәлеген мәңгеләштерү максатыннан без аның исемендәге фести- валь уздырачакбыз. Ул ел саен үткәреләчәк. Репертуар шул ук булачак. Балалар шушы әсәрләрдән күңелләрендә кал- ган картиналарны рәсемгә төшереп, кул эшләнмәләрен кон- курска җибәрергә тиеш булалар. Бәйге нәтиҗәләре буенча өч көн дәвамында фестиваль уздырыр- га уйлыйбыз. Иң актив балаларга диплом һәм абонементлар тап- шырылачак. – Сезон ачылырга да өлгерми, сезнең коллектив гастрольләргә чыгып китә икән... – Безне Йошкар-Ола, Волжск, Дмитровград, Башкортос- тан көтә. “Большие гастро- ли” фестивале кысаларында Башкортостанның Сибай театры безгә киләчәк, без – аларга. 13 декабрьдә Камал театрының зур залында “Һөнәр” – “Ремесло” фе- стивале була. Без шунда “Яшенле яңгыр”ны алып барачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International