Тупач авылына асфальт юлда хәрәкәт ачуга Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинның килүе, әлеге фактны Татарстан күләмендәге зур вакыйгага әйләндердеБу юлның тиз арада салынуына авыл җирлеге тарафыннан проектның алдан әзерләп куелуы һәм бу участокның максатчан федераль программага эләгүе ярдәм итте. Илдус ШАҺИЕВ 6,5 километрга өстәп, авылның бер урамы- на да асфальт юл салынуына Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның Тупач белән туганлык җепләре нык ярдәм итте. 156 миллион сум. Чагыштыру өчен та- гын бер сан – “Татавтодор”ның Минзәлә фи- лиалы районда тагын 200 миллион сумлык эшләр башкарды. Моңа “Татавтострой”ның шәһәрдә 20 миллион сумлык эшләр башка- руын да өстәгәч, Минзәләнең каты өслекле юллар күләме буенча Татарстан рейтин- гында алдынгы урыннарда баруын аңларга була. Тупач юлын ачу тантанасында авылда яшәүчеләр алдында чыгыш ясаган “Бла- гоДарение” фонды президенты Фәрит Салиховның “Сукыр булмаган – күрә, акыл- лы – аңлый ала” дигән сүзләре бик мәгънәле булып яңгырады бу көнне. Район башлыгы Айдар Салахов та үз чы- гышында тантанага авыл халкының бәйрәм кәефе белән катнашуын әлеге вакыйганың нинди зур вакыйга икәнлегенә басым яса- ды. Ул республикада, районда берничә дистә социаль программаларны тормыш- ка ашырырга мөмкинлек тапкан респу- блика җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтте. Бу юл Канонерка, Гришино авылларында яшәүчеләргә уңайлыклар тудыра бит. “Татавтодор”ның Чаллы филиалы (җитәкчесе Андрей Барсуков) үз эшен сыйфатлы башкарган. Шуңа әлеге пред- приятие, Минзәлә филиалы бер төркем хезмәткәрләренә район башлыгының, яшь буынга социаль инициативалар хәйрия фондының, министрлыкның Мак- тау кәгазьләре бирү – аларның хезмәтенә лаеклы бәя бирү ул. Авыл халкы да буш килмәде, юлчылар чын күңелдән әзерләнгән күчтәнәчләр кабул иттеләр. Әлеге тантанада чыгыш ясаган ветеран- укытучы Мәүлидә Билалова тупачлылар исеменнән кунакларга юллы итүләре, авылның яшәү рухын күтәрүләре өчен олы рәхмәтен җиткерде, Салиховларны безне саклаучыларыбыз, яклаучыларыбыз дип атады. Һәркемгә юлларыбыз уң булсын дип теләде.