Яңа клубта өлкәннәр бәйрәме

2017 елның 20 октябре, җомга

Калтак авылында 65 кеше пенсия яшендә. Алар туган авылларында яшәп, төрле тармакта: авыл хуҗалыгы, медицина, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшләп ялга чыкканнар. Алар авылның горурлыгы. Бикә КАДЫРОВА Ветераннарның иң өлкәне – авылның иң абруйлы кешесе, халыкка меди- цина хезмәте күрсәтеп ялга чыккан Нәфисә апа Микалина. Ул 97 яше белән бара. Нәфисә апа бик актив, авылда үткәрелгән бар чараларга йөри. Ан- нан нур сирпелеп тора, ул – оптимист. Ветераннар арасында туксан, сиксән яшьне куучы апа-абыйлар, хезмәт һәм тыл ветераннары, күп балалы аналар да бар. Алар олыгайган көннәрендә матур тормышта, барысына да канәгать булып, кадер-хөрмәттә, балаларының ярдәмнәрен тоеп яшиләр. Өлкәннәр көне башка еллар- да Калтак урта мәктәп бинасында үткәрелсә, быел бәйрәм яңа клуб би- насында үтте. Ветераннар төгәллек күрсәтеп, чакырылган сәгатькә килеп тә җиттеләр (билгеле бер сәбәпләр аркасында берничәсе генә килә ал- мады). Ветераннарны Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов, «Заиковский» хуҗалыгы җитәкчесе исеменнән Илдус Зарипов котлаула- рын, матур теләкләрен җиткерде. Соңыннан бәйрәмне үз чыгышла- ры белән Калтак мәктәбе укучылары, клуб эшчәннәре, Татар Мөшегесендә эшләп килүче, районда гына түгел, ә республикага ук танылган «Мөшеге чишмәләре» фольклор ансамбле бизәде. Ансамбль җитәкчесе – Әлфия Ахметова күпкырлы шәхес, ул бая- нист та, җырчы да, нәфис сүз оста- сы да. Концертны да оста алып бар- ды, тамашачыларны һәм сәхнәне берләштерде, укыган шигырьләрендә калтаклыларның да исемнәрен яңгыратты, аларга карата чиксез җылы сүзләр ирештерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International