Узган елның кыш аенда булган вакыйга һаман күз алдымнан китми. Балаларның үзара мөнәсәбәте, өлкәннәр тәрбиясе борчу тудыра һаман күңелдә. Альфира МУФТАХОВА Мин өйгә кайту өчен театр тукталышында автобуска ке- реп утырдым. Икенче тукталышта ике кыз бала керде дә, автобусның иң алдагы утыргычларына, ягъни пассажир- ларга каршы утырдылар. Шушы ук автобуста бер кызның әбисе дә кайта иде. Ул тукталышта чыгар алдыннан оныгы- на бер пирожок биреп калдырды. Ә онык исә янында уты- ручы иптәш кызын кызыктырып тәмләп ашый да башлады. Иптәше белән бүлешү турында уйламый да. Әби кешегә дә я икене бирәсе иде инде, икәү юк икән, «дус кызың белән бүлешеп аша» дип әйтергә мөмкин бит... Күпмедер вакыттан соң ул кызларны тагын очраттым. Хорда бергәләп җырлыйлар икән. Димәк, очраклы таныш- лар гына түгел, ә дуслар да. Әйтәсе килгән фикерем, без, әти-әниләргә, әби- бабайларга тәрбияне балаларга өйдән үк бирергә кирәк. Балалар бакчасында, я мәктәптә, я башка җирдә бирерләр дип көтеп ятмыйк. Авыру булуга карамастан, оныгым Ан- тон да үзенә алып килгән күчтәнәчен «Әбекәй, син дә авыз ит» дип иң беренче чиратта безгә бирә, соңыннан гына үзе каба. Ни чәчсәң – шуны урырсың диләр бит халыкта.