Атлар өчен түккән күз яшьләре

2017 елның 20 октябре, җомга

Бөек Ватан сугышы елларында тыл ветераны Нуриҗамал Асылгәрәева (Бариева) язмышы. Казан шәһәренең 49 нчы мәктәп укучысы Мин үземнең әбием ту- рында сөйләргә телим, ул сугыш елларында колхоз кырларында эшләгән, ә су- гыштан соңгы елларда илне хәрабәләрдән күтәрергә ярдәм иткән. Минем әбием 1927 елның 25 декабрендә туган, Бөек Ватан сугышы башланганда Сарман рай- оны Карашай-Саклау авы- лында яшәгән. Колхозда төрле эшләрдә эшли башла- ган. Колхозда эш көне бик озын булган, чәчү вакытын- да иртәнге дүрттә башлан- ган һәм соңга кадәр дәвам иткән. 15 яшендә ат карау- чы булып эшли башлаган, фронтка җибәрер өчен ат- лар әзерләгән. ”Мин аларны шундый ярата идем, алар янына килгәч, шатланып Атлар өчен түккән күз яшьләре каршы алалар иде, хәтта тавышлар чыгаралар иде, тояклары белән шакылдап сәлам бирәләр иде, әлбәттә мин аларны сыйпый идем, үзләре белән сөйләшә идем, печән бирә идем. Ә печәнне урак белән урдым, болыннарга һәм кырларга бара идем һәм арба белән алып кайта идем. Атларны фронтка җибәрергә вакыт җиткәч, алардан аерылу бик авыр иде, утырып елый идем”, – дип сөйли иде әбием. Минем әбием 10 ел ат караучы булып эшли, сугыштан соң да колхозда эшләвен дәвам итә. Алар бик ач яшәгәннәр. 1941 елда 1912 елгы олы абыйсы Хөснимәрданны сугышка алалар. Ул Сарман районы хәрби комиссариатыннан җибәрелә. 1943 елның 21 сентябрендә һәлак була, Смоленск өлкәсенең Деми- дов районы Гришино авы- лында җирләнә. Ул вакытта фашист гаскәрләре басып алган Смоленскины азатитәр өчен хәлиткеч сугыш барган була. 17 яшендә үз теләге белән Галимәрдан абыйсы сугышка китә, офи- цер булып хезмәт итә, япон сугышы хәрәкәтләрендә катнаша, ул 1945 елның 15 августында тәмамлана. Кече энесе Галиәхмәт су- гыштан соң 5 ел диңгезче булып хезмәт итә. Ә та- гын бер энесе Хуҗиәхмәт армиядә 3 ел десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Ә кече сеңлесе Минҗамал сугыш вакытында, аңа ул вакытта 5-6 яшь була, шу- лай ук хуҗалыкта булы- ша. Карт Асылгәрәй бабай авылда үз эшенең остасы була, балта остасы, столяр. Ул зур чаналар, агач арба- лар ясаган, йортлар төзегән. Карт әбием Бәдриҗамал шулай ук колхозда эшләгән. Колхоздан бирелгән аз гына онны карт әбием аш пешерер өчен өйгә алып кайткан, алабутадан икмәк пешергән. Җәй көне бөтен гаилә кыргый үләннәр за- пасы тупларга тырышкан, болар: кузгалак, алабута, кычыткан. Төп азык бәрәңге булган. Әле әбием үзенең чабата белән йөргәнен искә алып сөйли иде, озак хезмәт итсен өчен такта кисәкләре бәйләгәннәр, үзләре суккан киндердән киемнәр тегеп кигәннәр. Безнең кешеләр өлешенә сугыш елларында никадәр сынау, югалтулар төшкән. Дүрт ел барган сугыш вакытында безнең әбиләр, апалар һәм барлык халык Бөек Җиңү көнен якы- найтыр өчен мөмкин бул- ган һәм мөмкин булмаган барлык нәрсәне эшләгән. Авыр хезмәте өчен минем әбием СССР Югары Советы Президиумының 1945 ел, 6 июнь указы белән “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен“ медале белән бүләкләнде. Сугыш беткәч тә, әбием туган авылында колхозда эшләгән, соңыннан абыйсы Галимәрдан белән Крас- ноярск краена киткәннәр. Анда ул тимер юлда ха- тын-кызлар бригадасын- да эшләгән, рельслар, шпаллар ремонтлаган, хезмәт авыр булган. Анна- ры үзенең авылына кайта, тормышка чыга һәм минем бабам белән Минзәлә рай- оны Воровский бистәсенә күченәләр. Анда алар бик озак яшиләр. Сугыштан соң ил торгызыла башлаган, эшләгәннәр, өч балага го- мер биргәннәр. 1975 елда ул үзенең гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күченә һәм бабам белән Минзәлә урман хуҗалыгына эшкә ур- наша. Әбием төрле эшләрдә эшләгән, аны коллектив- та хөрмәт иткәннәр. 1981 елда “Урман хезмәткәрләре көне” уңаеннан Мактау кәгазе белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International