ТР Дәүләт Советы Татарстан Президенты Юлламасы буенча чаралар планын раслады

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елда республика парламенты тарафыннан Татарстан Президенты Юлламасының 31 тезисы буенча 44 төп чара планлаштырылган.

Татарстанның Дәүләт Советы президиумы бүген республика Президентының 2018 елга Дәүләт Советына Юлламасындагы тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча чаралар планын раслады.

«Узган ел кабул ителгән план 30 пункттан торган иде, аның буенча башкарыласы 46 чараның барысы да үтәлде диярлек. Калган чаралар ноябрь һәм декабрьдә башкарылачак», — дип аңлатма кертте Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Римма Ратникова.

Аның сүзләренчә, 2018 елгы чаралар планы Татарстан Дәүләт Советы комитетлары һәм фракцияләре тәкъдимнәре нигезендә төзелгән.

Заседание Президиума Госсовета РТ

«Планга кертелгән чаралар Татарстан Президенты Юлламасындагы тәкъдимнәр һәм киләсе елда респулика алдында торган максат һәм бурычларга нигезләнгән», — диде докладчы. Моңа гражданлык җәмгыятенең бөтендөнья үсеше, республикада милләт һәм динара тынычлыкны саклау, икътисад үсеше, республика предприятиеләренең җитештерүчәнлекләрен арттыру, чит ил, ислам партнерлары белән үзара элемтәләрне киңәйтү һәм башкалар керә.

Искәртеп узыйк, Юлламада зур игътибар социаль мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерелгән. Дәүләт Советының чаралар планына проект эшчәнлегенә яшьләрне җәлеп итү, гаиләләрнең икътисадый һәм социаль хәләрен яхшырту буенча эшне дәвам итү, туучылар санын арттыру, сәламәтлек саклауны үстерү һәм башка мәсьәләләр кертелгән.

Римма Ратникова хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстан Президенты Юлламасының 31 тезисы буенча 44 төп чара планлаштырылган. Монда экспертларны җәлеп итеп парламентның киңәйтелгән комитет һәм комиссия утырышларын уздыру, закон чыгаруны тәэмин итү буенча тәкъдимнәр карала торган түгәрәк өстәл үткәрү һәм башкалар керә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International