14 муниципаль район шул рәвешле балалар ялын оештыру турында карар кылган.
Көзге каникул вакытында республикада 14 муниципаль районда 183 мәктәп яны лагере оештырыла. Алар 6813 баланы кабул итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җиткерде.“Мәктәп яны лагерьлары балаларның җәйге ялын оештыру программасы кысаларында булдырыла. Муниципалитетлар бюджетка салынган акчаларны үз теләге белән планлаштыра һәм аларны көзге, кышкы, язгы каникулга да бүлә ала. 14 муниципаль берәмлек көзге сменалар оештыру кирәклеге турында карар кылган”, - дип аңлатма бирде Лариса Сулима.
Минзәләдә "Юбилейный " спорткомплексында 28 нче октябрьдан - 3 нче ноябрьга хәтле көзге лагерь эшлиячәк. Белешмәләр өчен телефон: 3-12-43