Укучыларның көзге каникулы 30 октябрь-5 ноябрь көннәрендә булачак

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, балалар укырга 7 ноябрьдә генә керешәчәк.

30 октябрь көнне мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Балалар бер атна дәвамында - 5 ноябрьгә кадәр ял итә алачак. 6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, аларның яллары бер көнгә озайтыла. Нәтиҗәдә, балалар укырга 7 ноябрьдән генә керешәчәк, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

“28 октябрь – соңгы уку көне – шимбә. Шуңа да каникул 30 октябрьдән генә башлануына карамастан, балалар инде шимбәдән үк, чирек билгеләре чыгарылгач та, үз ялын планлаштыра ала”, - ди Лариса Сулима.

Каникул көннәренә күп санлы мәдәни, танып белү, туристлык, спорт чаралары билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International