Алексей Песошин төбәкләрдә җылылык бирүгә әзерлек буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Барлык субъектлар белән киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды.

Алексей Песошин 2017-2018 елларга төбәкләрдә җылылык бирүгә әзерлек буенча видеоконференция элемтә режимында узган Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Барлык субъектлар белән киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Селектор киңәшмәдә Татарстанны Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итте. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов та катнашты.

Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак төбәкләрдә узган елга караганда җылылык бирүгә әзерлек буенча уңай динамика күзәтелүен, шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә кимчелекләр барлыгын җиткерде. Ул бу мәсьәләне төбәк башлыкларына үз контрольләренә алуны йөкләде.

Белешмә өчен: Татарстанда бүгенге көндә барлык торак йортлар һәм социаль объектларда җылылк тулысынча бирелгән, җитди кимчелекләр күзәтелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International