Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе “Без – Россия гражданнары” исемле мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында V республика иҗат конкурсында катнашу өчен конкурс материалларын кабул итә башлады.
Конкурста 7 яшьтән 30 яшькә кадәрге физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшь гражданнар (инвалидларның барлык категорияләре) катнаша алачак. Конкурс материалларын кабул итүнең соңгы срогы – 2017 елның 30 октябрендә. Конкурс эшләре һәм документлары “Конкурс” билгесе белән түбәндәге адреска җибәрелә:420095, Казан шәһәре, Серов проспекты, 3 нче йорт. Сукырлар өчен республика махсус китапханәсе.