Бюджетка кабул итүнең иң яхшы нәтиҗәләрен Казан дәүләт медицина университеты күрсәткән.
Татарстан 2017 елда Россия югары уку йортларына кабул итү сыйфаты мониторингында дүртенче нәтиҗәне күрсәткән. Татарстан вузларының бюджет урыннарына алынган абитуриентларның бердәм дәүләт имтиханында уртача баллы – 67,3 ( түләүле урыннарга -70,4 балл). Тикшеренү “Яндекс” компаниясенең “Атлас вузов” проекты тарафыннан башкарылган.
Беренче өч урын Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Томск өлкәсендә.
Татарстаннан мониторингка 12 вуз эләккән. Бюджетка кабул итүнең иң яхшы нәтиҗәләрен Казан дәүләт медицина университеты күрсәткән. Бирегә укырга кергән егет-кызларның уртача күрсәткечләре быел 79,4 балл тәшкил иткән. Аз гына аңа Казан федераль университеты бирешкән (77,3 балл).
Компания мәгълүматлары буенча, КФУ түләүле нигездә кабул ителгән абитуриенлар саны буенча Россия вузлары арасында лидерлар рәтендә. 2017 елда университетның түләүле урыннарына 3335 кеше кабул ителгән. Уртача баллары – 66,5.