Дәүләт Думасына ришвәтчелек турында хәбәр итүчеләрне яклый торган канун проекты кертелде

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Документ Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан.

 Дәүләт Думасына ришвәтчелек турында хәбәр итүчеләрне яклый торган канун проекты кертелде.

“Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына “Ришвәтчелеккә каршы көрәш турында”гы Федераль канунга ришвәтчелек буенча хокук бозулар турында хәбәр итүчеләрне яклау өлкәсендә канун проекты кертелде”, – диелгән Министрлар Кабинеты сайтында басылган документта. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Канун проекты тарафыннан дәүләт органнарына коррупция белән бәйле хокук бозулар турында мәгълүмат бирүчеләрне яклау чаралары ачыкланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International