ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2017 ел
шимбә

Тәкермән авыл җирлегендә яуда ятып калган авылдашлары
истәлегенә һәйкәл ачу уңаеннан ике олы вакыйга булды.

ТР да Бала хокуклары буенча
вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина
Минзәләгә эшлекле визит
ясады, аның белән Балигъ
булмаганнар эше буенча
республика комиссиясенең
җаваплы сәркатибе Илсөяр
Гарифуллина да килгән иде.

Яңа Мәлкән авылында
илебезне фашист
илбасарларыннан саклап,
яу кырында ятып калган
батыр сугышчылар, хәбәрсез
югалганнар һәм сугыштан
исән-имин кайтып вафат
булган якташлар истәлегенә
мемориаль комплекс ачу
тантанасы булды.

Районның ЗАГС бүлегеннән
(җитәкчесе – Анна Куприянова)
алынган мәгълүматлар буенча,
апрель аенда районда 21 бала
якты дөньяга аваз салган.

Туй – һәр кеше гомерендә
була торган мөһим һәм истә
кала торган вакыйгаларның
берсе. Гадәттә яшь парлар
ЗАГС бүлегендә язылыша,
кунаклар да шунда чакырыла.
Ә хәзер исә теләге булган
яшь парларга туган якны
өйрәнү музеенда да язылышу
мөмкинлеге бирелә. Гаилә
коручылар өчен «Музейда туй»
дип аталган махсус бәйрәм
программасы төзелгән.

Шәһәрдәге территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең җитәкчеләре дә – Наилә Сәлимгәрәева, Лариса Горячева, Гөлфия Хәлимова, Надежда Волощенко – санитар-экологик ике айлык чорында алдан төзелгән план буенча эшлиләр. Чираттагы өмә ТОС-3 территориясендә – Атлар мәйданында Идарәче компания, шулай ук “Чиста шәһәр” белән бергәлектә үткәрелде.

«Калморза» хуҗалыгы игенчеләре уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне үз вакытында тырмалады, тукландырдылар. Чәчеләчәк мәйданнарда дым каплатылды, бу эштә 6 агрегат катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International