Яңа һәм Иске Мәлкән авылларыннан Ватан сугышына киткәннәрнең байтагы яу кырында ятып кала. Алар арасында фашист илбасарларын тар- мар итүдә тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән, Яңа Мәлкәндә туып үскән Советлар Союзы Герое, капитан Самуил Тапиков та бар. Мәлкән авылының һәм Минзәләнең бер урамы шушы Герой исемен йөртә.
Тантанага читтә яшәүче бик күп якташлары да кайткан иде. Аларның һәркайсы шушы мемориаль комплекс төзүне башлап йөрүче, финанс чыгымнарының күп өлешен үз өстенә алган якташлары, хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче Борис Архиповка, аның гаиләсенә, шулай ук бертуганнар Нина, Любовь, Галина Сарсазоваларга һ.б.ларга тирән рәхмәтен җиткерде. Борис Павлович үзе дә биредә иде. Чыгышында якташларыбызның батырлыгын мәңгеләштерү – һәркайсыбызның изге бурычы, дип билгеләп үтте ул.
Тантанада катнашкан Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев Ватан сугышында катнашып, Җиңүне якынайткан якташларыбызның батырлыклары, тылдагыларның хезмәтләре һәрвакыт хөрмәт һәм горурлык белән искә алына, диде.
Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов, авыл ветераннар советы рәисе Алсу Хазипова мемориаль комплексны булдыруга өлеш керткән, аны урнаштыруда һәм аның тирәсен төзекләндерүдә хезмәт куючыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Якташлары, хәзер Минзәләдә яшәүче сугыш ветераны Алексей Назаровка истәлекле бүләк тапшырылды.
Тантанада катнашучылар алдында Яңа Мәлкән башлангыч мәктәп укучылары да чыгыш ясады, музыкаль монтаж бүләк итеп, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә кызыл гвоздикалар өләшеп чыктылар. Тантана Тамара Чернова төзегән сценарий буенча шигъри юллар һәм сугыш турындагы җырлар белән үрелеп барды: район мәдәният йорты үзешчән артистларының, кунакка кайткан якташлар арасыннан җырлар бүләк итүчеләрнең һәр чыгышыннан соң күзләр яшькә чыланды...
Нина, Любовь Сарсазовалар :
– Бөек Ватан сугышында катнашып, җиңү яулаган авылдашларыбызның исемен мәңгеләштерү күптәнге хыялыбыз иде. Әлеге изге эшкә өлешебез керүенә үзебез дә сөенәбез. Мемориаль тактага шушы җирлектәге 496 кешенең исемнәре уеп язылды. Бу мемориаль комплексның беренче өлеше генә, аның икенче өлеше дә булачак, моның өчен ветераннарның исемлеген барлау дәвам итә. Бар теләгебез – аяз күгебездә сугышлар кабатланмасын.
Роза, Света Юзмановалар:
– Без Түбән Камадан кайттык. Әтиебез Петр сугыш ветераны иде, сугыштан яраланып кайтты, хәзер мәрхүм инде. Аларның сугышчан батырлыклары мәңге онытылмас.