Нәтиҗәсе матур

2017 елның 27 мае, шимбә

 Өмәгә Атлар мәйданында яшәүчеләр, бигрәк тә Пионерская урамын­дагы 37 нче йортта яшәүче Мөнир Солтанов, Камәрия Сәгъдиева, 39 нчы йорттан Мария Сизова, 61 нче йортан Салих Ахияров яхшы кәеф белән чыктылар, әйләнә-тирәбезне чисталыкта тоту буенча фикерләре, теләкләре белән уртаклаштылар. Алар барысы да шәһәребезнең хөрмәтле кешеләре. Өлкән яшьтә булсалар да, өмә турында ишетүгә, кулларына эш кораллары тотып, билгеләнгән урынга ашыгалар, күмәкләшеп эшкә тотыналар.

Бу көнне дә өмәдә катнашучылар балалар мәйданчыгында һәм аның янын җыештыруда тырышып хезмәт куйдылар, башкарылган эшләренә сокланып карап туймаслык! Җыештырган чүпләрне “Чиста шәһәр” оеш­масы полигонга төяп алып китте.

Альберт Зыятдинов, Тукай урамы, 59, Алевтина Мавлиева, К.Маркс урамы, 66:

– Без өмәгә йөрәк кушуы буенча чыктык. Бөтен кеше өмәгә чыкканда ничек өйдә утырыйк соң?

Виктория Андреева:

– Чүп аунап яткан җир күңелне борчый. Чүп ыргытып киткән кешеләргә оят түгелме икән? Апам Алевтина яшәгән йортта (К.Маркс урамы,66) нигездә өлкән яшьтәгеләр яши. Мин кунакка килгән идем, өмә оештырыла дигән язуны күргәч, булышасым килде. Шушы тирәдә чисталык, тәртип булдырылуына бик сөенәм. – Өмәләр Атлар мәйданында даими оештырыла. Шушы көннәрдә генә “Чиста шәһәр” белән берлектә ташлан­дык ихата – Тукай урамындагы 53нче шәхси йорт яны җыештырылды. Җиңү паркындагы ТОС-3кә билгеләнгән участокта да шушы микрорайонда яшәүчеләр –Лариса һәм Михаил Горячевлар, 1 нче урта мәктәп укучылары Алинә Гайфина, Залина Якупова тырышып хезмәт куйдылар. Урам­нар буенча өлкәннәр Наталья Комар (К.Маркс урамы,14Б), Марина Тимофеева (Тукай урамы, 129), шулай ук Наталья Усова белән бергәләшеп К.Маркс урамының көнчыгыш өлешендәге күпер тирәсен тәртипкә китердек: чүпләрне җыештырдык, мимозалар утыртып чыктык. Әмма эш күп әле биредә, монда тупланган чүп-чарны бетерермен димә.

Һәркайсыбыз йорт яны территориясендә генә түгел, гомуми өмәләрдә дә актив катнашып, шәһәребезне төзекләндерү эшен дәвам итсәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International