Олы вакыйга

2017 елның 27 мае, шимбә

Сугыш һәм тыл ветераннары Түбән Тәкермән авылы клубы каршында эшләп килүче “Ак калфак” фольклор ансамбленең сугыш еллары турындагы музыкаль композициясен караганнан соң, мемориальне ачтылар. Ветераннар хөрмәтенә мәктәп укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр, һәлак булган якташларын һәмавылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Һәйкәлгә веноклар, тере чәчәкләр салдылар. Әлеге авылдагы мемориал үзара салым акчасына төзелде.

Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Зөлхидә Фәррахова җыйналган халыкны Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән тәбрикләделәр, авылдашларына исәнлек- саулык, сугышның беркайчан да булмавын теләделәр. Бу авылда мемориал ачканнан соң мәктәп укучылары Югары Тәкермән авылындагы “Хәтер һәм ял паркын”на “Үлемсезполк” акциясендә катнашучылар авыл урамы буйлап җәяү бардылар. Минзәләнең Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары сугыш чорын тасвирлаган күренешләр күрсәттеләр. Әлеге мемориальне ачуда район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев катнашты һәм чыгыш ясап болай диде:

– Районда бөтен позитив яңалык Тәкермән авыл җирлегеннән башлана, алар районда беренчеләрдән булып авылдашлары өчен менә шундый гүзәл парк ясап куйдылар, янына герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дә бюстын урнаштырдылар. Сугышта катнашкан ветераннарны онытмыйсыз, аларның исемнәре мәңгелек булып ташка уеп язылган.

Ул һәйкәл ачу тантанасында әфган сугышы ветераны Фаяз Исмагыйловка истәлекле медаль тапшырды. Югары Тәкермән авылындагы мемориал республикабызның җәмәгатьчелек палатасы оештырган Яңа ел конкурсы һәм РИТЭКның “Дан аллеясы” проектында җиңеп алган акчага төзелде. Сугыш һәм тыл ветераннарына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Һәр ике авылда да “Онытма туган авылым, яуда калган улыңны...” тантанасы җиренә җиткереп үткәрелде һәм мемориальлар тирәсе төзекләндерелеп төрле агачлар утыртылды.Әтиләре яу кырында ятып калган сугыш чоры балаларына җылы юрганнар бүләк ителде мул бәйрәм табыны артында дәвам итте. Рафаил Шакирянов 4 сугыш ветеранына һәм әфган сугышында катнашучыга акчалата премияләр тапшырды. Бәйрәмнең төп химаячесе шушы җирлектә эшләүче эшмәкәрләр: Нәсим Дәүләтов, Фәрит Шәрипов, Хәлил Абдуллин, Илнар Вәлиев, Ришат В әлиев, М өнип һ әм М өнзил М оратовлар, “ Органик Групп-Чулман” агрофирмасы һ.б.лар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International