Бала хокуклары һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә эшчәнлек белән танышу район башлыгы Айдар Салахов белән очрашудан башланды. Аннары район җитәкчелеге озатуында делегация “Тургай” балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютына юнәлде. Приютта яшәү шартлары, тәрбия юнәлешләре, медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе белән таныштылар, балаларны приютка билгеләү тарихы һәм әлеге социаль учреждениедә т ә р б и я л ә н ү ч е л ә р н е ң гаиләләре белән эш барышы белән кызыксындылар.
Рәсми кунаклар мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче коррекция интернат- мәктәбендә дә булдылар. Учреждениегә кергәнче, ике кунак та туя агачлары утырттылар, сыйныф һәм йокы, уен бүлмәләрен, музейны, ашханәне карадылар, педагоглар һәм балалар белән аралаштылар. Зур кунакларны район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин, интернат- мәктәпнең попечительләр советы рәисе Гүзәлия Әхмәдиева, район прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Шәйсуваров, учреждение директоры Нурһади Гыйльфанов озатып йөрде.
Күләмле эшлекле визит программасы кысаларында бала хокуклары сагында торучылар СИЗО-4 тә булдылар, балигъ булмаганнарның яшәү шартлары белән таныштылар.
Башкала кунаклары гражданнарны да кабул итте. Сораулар төрле иде: коллектив мөрәҗәгать, гаиләгә балалар алып тәрбияләүче гаилә үтенече һ.б.лар тыңланды. Кабул итүдә катнашкан бала хокуклары сагында торучылар Минзәлә гражданнарының ү тенеч-мөрәҗәгать ләрен контрольгә алдылар.
Эшлекле визит ахырында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта сөйләшү конструктив барды, район комиссиясе әгъзалары төрле юнәлештә эшне активлаштыру буенча республиканың төрле ведомство вәкилләренең тәкъдимнәрен кабул итеп алдылар.
Бу турыда тулырак газетаның алдагы саннарында укый аласыз.