Авыл жирлеге тормышы

Өлкәннәр дә калышмады

Коноваловка авылында район авыл җирлекләренең кышкы спартакиадасы булды. Бу көнне Масленица бәйрәме дә үткәрелде. Кышкы уеннар районның 8 авыл җирлеге уенчыларын бергә туплады. Элек-электән килгән гадәт буенча кунакларны биредә чәк-чәк белән каршыладылар.

Айгөл ГАРИПОВА

Спартакиада спортның 6 төре буенча үтте: би­атлон, противогаз киеп йөгерү, чаналар тарту, гранатаны ыргыту, капчык киеп йөгерү, аркан тарты­шу. Командалар һәр төрдә актив катнаштылар, фи­зик яктан, спорт төрләре буенча яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Һәр команданың да кәефләре күтәренке иде. Бигрәк тә чанада шуу бик күңелле үтте, өлкәннәр яшьләрдән калышма­ды. Алар “Яшьлегебезгә кайткан кебек булдык”, дип, әлеге уеннарны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Аркан тартышу буен­ча ярышлар вакытында берәү дә читтә калмады, һәркайсы үз командасы өчен тырышты. Спорт – ул барыннан да бигрәк үз-үзеңне җиңү. Шуңа  күрә спорт уеннарында катнашучыларның спорт­ка булган омтылышла­рына язгы кояш һәм саф һава өстәлеп, кыенлык-ларны җиңәргә этәргеч бирде.

Ярышларның нәтиҗәлә-ре түбәндәгечә булды: кышкы эстафетада 1 урынны Югары Тәкермән авылы яулады, 2 урын­да – Урыс, 3 урында – Хуҗәмәт; аркан тартышу­да: 1 урын – Коноваловка авыл җирлеге, 2 урында – Кадрәк авыл җирлеге, 3 урында – Юртау авыл җирлеге; гомумкоманда буенча 1 урынны Конова­ловка авыл җирлеге ко­мандасы яулады, 2 урын­ны – Югары Тәкермән, 3 урынны Кадрәк авыл җирлеге.

Спорт уеннарына па­раллель рәвештә Мас­леница бәйрәме дә үткәрелде. Борынгыдан хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткән гореф-гадәтләрне биредә оныт­мыйлар. Балалар һәм өлкәннәр өчен җырлар, уеннар, элеккедән калган гореф-гадәтләр, күңелле конкурслар бәйрәм күтәренкелеге тудыр­ды, кәефләрне күтәреп җибәрде. Бәйрәмнең төп бизәкләренең берсе – кыңгыраулар чыңлавы астында атларда йөрү. Коймактан башка нинди Масленица булсын ди тагын? Урамда коймак-лар сатылды, шашлык-лар кызды, рус халык җырлары яңгырады.


 Йорт түбәле булды

Соңгы елларда Коноваловка авыл җирлегендә яңа йортлар бик күп төзелә. Мисал өчен, шушы авыл эшмәкәре Денис Волков төзегән йорт авылның бер бизәге булып торачак. Әле ул күптән түгел генә җир сатып алып, апрель ахырында төзелеш эшләрен башлап җибәргән иде. 5 майга ук йорт түбә астына керде. Волковлар гаиләсендә тиздән беренче бала дөньяга киләчәк, бу вакытка йорт төзелеп тә бетәр.


Икенче скважина ярдәме

Халыкны су белән тәэмин итү Коноваловка җирлегендә планлы төстә хәл ителә.

Илдус ШАҺИЕВ

Бер башнядан гына су җитми башлагач (биредә шәхси йортлар бик күп төзелә), тау башында 105 метр тирәнлектәге икенче скважина казылды. Бүгенге көндә ике урамдагы 14 хуҗалык сусызлыктан интегүдән туктады. “Гарант Плюс” оешмасы яңа скважинадан 800 метрлык суүткәргеч салды, хәзер ике скважина бер-берсенә тоташкан һәм суүткәргечтәге басым тиеш­ле дәрәҗәдә. Суның сыйфатына килгәндә, эчәргә ярый, диләр белгечләр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International