Җөмһүрият «Биеклек. Куркынычсызлык – 2018» бәйгесе үткәрелә

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы сезгә хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары мәсьәләләрен пропагандалау, дәүләт идарәсенең хезмәтне саклау системасының эффективлыгын арттыру, шулай ук биеклектә эш үткәргәндә куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатлары белән Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – Министрлык) «Региональ укыту-методик үзәк» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә 2018 елның мартында Җөмһүрият «Биеклек. Куркынычсызлык – 2018» (алга таба – Бәйге) бәйгесен үткәрә.

Бәйгенең максаты – биеклектә эш оештыру һәм үткәрүдә һөнәри компетенцияләр дәрәҗәсен арттыру.

Бәйге биеклектә эш иткәндә хезмәтне саклау буенча теорик һәм практик белемнәрне тикшерүне күздә тота. Бәйгедә катнашу бушлай.

Бәйге үткәрү шартлары турында тулы мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган («Бәйгеләр һәм акцияләр» бүлеге, «Җөмһүрият бәйгеләре» бүлеге).

Катнашу өчен гаризаләр 2018 елның 22 февраленә кадәр җыеп алына, почта аша заказлы хат белән хәбәр ителеп яки электрон формада АНО ДПО «РУМЦ» адресына: 420061, Казан ш., Н.Ершов урамы, 61 йорт, 110 нчы бүлмә, rumts116@mail.ru (гариза формалары һәм «Биеклек. Куркынычсызлык – 2018» Җөмһүрият бәйгесе турында Положение 15.12.2017 № 01-09-23998 номерлы хатка куелган). Контактлы зат – Бабаназарова Раиса Рашид кызы, +7 (903) 314 16 07.

Кушымтаны йөкләп алырга

 

Соңгы яңарту: 2026 елның 21 мае, 16:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International