1935 елда ТАССР Хөкүмәте карары белән Минзәлә колхоз-совхоз театры төзелә. Беренче спектакль - К.Тинчурин пьесасы буенча "Зәңгәр шәл" Театрга нигез салучы, аның беренче режиссеры һәм директоры – Сабир Гаделҗан улы Өметбаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
1939 елда театр Мәскәү шәһәрендә колхоз-совхоз театрларының Бөтенсоюз фестивалендә Т.Гыйззәтнең «Очкыннар» һәм Г. Камалның «Беренче театр» спектакльләре белән катнаша. Диплом һәм йөк автомобиле белән бүләкләнә.
1957 елда Мәскәүдә узган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында Ю.Әминовның «Язылмаган законнар» һәм М. Фәйзинең «Галиябану» спектакльләре белән катнаша. Артистлар «Почет билгесе» орденнары һәм «Хезмәттәге казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнделәр. "РСФСРның Атказанган артисты" исеме Х.Сәлимовага, Н.Җиһаншинага, Ә. Фәсхетдиновка бирелде.
Ун көннән соң театрның исеме үзгәртелә һәм «Минзәлә дәүләт татар драма театры» дип атала башлый.
1961 елда Ю.Әминовның «Тамырлар» һәм «Язылмаган законнар» спектакльләре өчен режиссер С. Өметбаевка Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты исеме бирелә. "Атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме театр режиссерлары С.Өметбаев, М. Х. Мостафин, Л. Г. Садриевка бирелде.
Театрда танылган рәссамнар: Р.Халиков, К. Камалетдинов, А. Яһудин, С. Чемодуров, С. Миңнегәрәев эшләгән.
Театрның 60 еллыгы уңаеннан һәм татар театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен ТР Министрлар Кабинеты карары белән 1996 елда Минзәлә театрына Сабир Өметбаев исеме бирелә, ә коллектив ТР Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Моннан тыш, театрның 1994 һәм 1995 елларда К.Тинчурин исемендәге республика фестивальләре, 1998, 2002, 2009, 2011 елларда төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивальләрендә бирелгән дипломнары бар.
Театрда "ТР халык артисты" исеменә М.Ә. Кичубаев, Ә. С. Фәсхетдинов, Р. М. Мәрдыханов, И. Ә. Бәдриева, Ф. З. Бәдриев, Ә. Г. Фәттахова, Р. Х. Муллин, В. Ф. Нигъмәтуллина, Х. Х. Хамматуллин, Р. М. Муллина лаек булдылар.
"Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме Р.Р. Тригуловага, П. А. Улыбашевка, Р. Ш. Шәймәрдановка, С. М. Чемодуровка, В. Х. Хәмидуллинага бирелде.
Театр ел әйләнәсе гастрольләрдә була, театрның 2-3 бригадасы Россиянең күп кенә төбәкләрендә һәм союздаш республикаларда: Мәскәү, Ленинград, Оренбург, Әстерхан, Баку, Ташкент, Наманган шәһәрләрендә, Татарстан, Башкортостанда, Ульяновск, Оренбург, Төмән өлкәләрендә, Удмуртия, Марий Эл һәм башка бик күп төбәкләрдә тамашачыларга елына 420 спектакль күрсәтә.
Гаяз Исхакый иҗатын «Сөннәтче бабай» һәм«Остазбикә» спектакльләре белән киң пропагандалаган өчен 2005 елда театр Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты булды.
2006 елда театр Мәскәү шәһәрендә «Россиянең кече шәһәрләре театрларының VI фестивалендә» «Сөннәтче бабай» спектакле белән катнашты. Катнашучы 12 театр арасында безнең театр иң яхшысы буларак билгеләп үтелде һәм РФ мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министры А.С. Соколов дипломына лаек булды.
2009 елда театр Төркия Республикасының Конья шәһәрендә узган «Мең сулыш һәм бер тавыш» XI Халыкара фестивалендә Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» лирик комедиясе белән катнашты.
2010 елда Мәскәүдә М.Галәүнең «Качаклар», Т. Миңнуллинның «Мулла» спектакльләре белән гастрольләр үтә.
2011 елда Г.Исхакыйның әдәби мирасын актив пропагандалаган өчен театр ТРның Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек булды.
2010, 2011 елларда театр коллективы «Нәүрүз» Халыкара театр фестивальләрендә һәм республика театр Сабантуйларында, шулай ук драматург Т.Миңнуллинның юбилеена багышланган фестивальдә Т. Миңнуллинның «Мулла» спектакле белән катнашты.
2010-2011 елларда театр Түбән Тагил, Екатеринбург, Ижау, Можга, Сарапул, Киров, Ханты-Мансийск шәһәрләрендә, Свердловск, Төмән, Ульяновск өлкәләрендә, Башкортстанда, Татарстанда гастрольләрдә була.
2011 елның декабрендә театр үзенең 75 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтте.
2012 елның 20 декабрендә Минзәлә шәһәренең театр скверында Минзәлә театрына нигез салучы, аның беренче режиссеры һәм директоры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаевка бюст-һәйкәл ачу тантанасы булды.
2013 елның 22 мартында Роберт Шәймәрдановка юбилейда Сабир Өметбаев исемендәге премия бирелде.
2013 елның 25 мартында «Хәйрияче - 2012» республика конкурсында театр күпсанлы хәйрия чаралары өчен Диплом белән бүләкләнде. Дипломны ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин тапшырды.
2013 елның 7 июнендә Минзәлә театры төрки халыкларның «Нәүрүз» XI Халыкара театр фестивалендә Т.Җүҗеноглуның «Лавина» спектакле белән катнашуы өчен Диплом белән бүләкләнде (режиссеры Д. Сәмерханов, рәссамы Д. Хильченко, композиторы Ю. Чаплин).
2013 елның 18 октябрендә театр музее мөдире Илһамия Кичубаевага 78 нче театр сезоны ачылышында Сабир Өметбаев исемендәге премия бирде.
2014 елның 24 февралендә Чиләбе шәһәренең «Сhelovek ТЕАТРА» кече формалы спектакльләрнең II Халыкара театр фестиваль-лабораториясендә Минзәлә театры Т.Җүҗеноглуның «Лавина» спектакле өчен лауреат дипломы белән бүләкләнде (режиссер-куючысы Д. Сәмерханов).
Соңгы яңарту: 2026 елның 23 апреле, 08:28