2021 елның 15 ноябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 30 кеше тәшкил иткән (2020 елның шул ук датасына - 140 кеше).
Электр энергиясен сак тоту гадәте-грамоталы һәм акыллы кулланучы билгесе. Энергияне сак тоту технологияләре һәркемгә ачык инде.
Бөтендөнья сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәре hэм муниципаль районнарда профилактик чаралар үткәрә.
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Кудряшова Наталия уңайлы формада кадет мәктәбе базасында социаль хезмәт алучылар белән " Беләм! Чыннан да! Яшим!"психоактив матдәләр куллануны беренчел кисәтү буенча » дәрес үткәрде
2021 елның 16 ноябрендә 18 сәгатьтән 17 ноябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
2021 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм көндез күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән кыска вакытлы буран( Казан шәһәрендә төнлә), юлларда бозлавык;
төнлә көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр.
Бүген Әтрәкле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны ФАТТАХОВА Мәхтүмә Фазли кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Салымнарны үзе өчен генә түгел, башка физик затлар — ир белән хатын, ата-аналар, балалар өчен дә түләргә мөмкин.
Хөрмәтле гражданнар!
2021 елның 15 ноябрендә 18 сәгатьтән 16 ноябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2021 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
төнлә һәм көндез юлларда бозлавык;
көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 17 метрга кадәр), кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана.