Хөрмәтле минзәләлеләр! Сезне 10 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенә диктант язарга һәм рус теле буенча белемнәрне тикшерергә чакырабыз.
6 апрельдән "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге диспансеризация, скрининг һәм тиешле медицина тикшеренүләрен узу өчен районның медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкән затларны китерүне кабаттан оештыра.
31 мартта "Россия лидерлары" идарәчеләренең дүртенче конкурсына - "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының флагман проектына теркәлү башланды.
Бүгенге көндә ишегалларын төзекләндерүнең деталь схемаларын иҗтимагый тикшерү буенча хәзерлек эшләре бара.
"Юбилейный" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә "ГТО уеннары" фестивале узды.
Хөкүмәтнең ташламалы стажын исәпкә алу тәртибен үзгәртүче карары көченә керде. Сүз хезмәткәрләрнең һөнәри белем алу һәм өстәмә белем алу чорларын педагогик стажга кертү турында бара.
Пенсия фонды ата-аналар балаларының белем алуы өчен ана капиталыннан тиз һәм гади файдалана алсын өчен республика буенча уку йортлары белән мәгълүмати алышыну турында килешү төзү буенча эшне дәвам итә.
Яңа параметрларга күчү акрынлап бара, 2028 елда тулысынча тәмамланачак.
Агымдагы елда иминият пенсиясе билгеләү өчен кимендә 21 индивидуаль пенсия коэффициенты һәм 12 ел эш стажы булырга тиеш.
Социаль тәэмин ителешнең Бердәм дәүләт мәгълүмати системасы (ЕГИССО) гражданнарга һәм хакимият органнарына (аерым алган кешегә карата да, тулаем илгә карата да) барлык дәрәҗәдәге бюджеттан күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында актуаль мәгълүмат алу мөмкинлеге бирүче, шулай ук социаль ярдәм чараларын күрсәтү өчен хакимият органнарына кирәкле белешмәләр алу өчен мәгълүмат системасы.
Дәүләт Думасы чакырылыш буенча хәрби хезмәт укучы курсантларга һәм хәрби хезмәт узучыларга "кредит каникуллары" бирүче закон проектын беренче укылышта кабул итте.