ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2021 ел
җомга

Минзәлә муниципаль районының конкурс комиссиясе муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, "Милли түләү системасы турында" 27.06.2011 ел, № 161-ФЗ Федераль законның 30.5 ст.5.3 п.нигезендә, 2021 елның 1 июленнән барлык социаль түләүләрне «Мир»милли түләү системасы карталарына күчерү гамәлгә ашырылачак.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасында партия Рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча укытучыларны кабул итүнең Бөтенроссия Бердәм көне кысаларында гражданнарны кабул итте.

2021 елның 1 июленнән бирелгән лицензияләрнең Дәүләт җыелма реестрыннан өземтәләр «дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) Бердәм порталы»федераль дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә биреләчәк.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"метеорологик күренешләр интенсивлыгы турындаконсультация-кисәтү :

2 нче июльнең 18 сәгатеннән 3 июльнең 18 сәгатенә кадәр. 

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 3 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы җил,тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казан шәһәрендә), урыны белән көчле яңгыр, боз явуы көтелә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек дәверендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Хөрмәтле минзәләлеләр!


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 29 июнендә Казан шәһәренең «Олимп» КАИда пенсионерлар арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган  «Өченче яшь» пенсионерлар Спартакиадасы булып узды.Минзәлә районын «Россия Пенсионерлар берлеге " җирле бүлекчәсе әгъзаларыннан торган 11 кешелек команда тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 2 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән  яшен, урыны белән кыска вакытлы җил, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International