Мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Акция “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе ярдәмендә үтә. Быел районда беренче сыйныфка 384 уку­чы бара, шуның 86сына портфель тапшы­рылды. Әлеге зур вакыйга уңаеннан булачак беренче сыйныф укучыларын котларга рай­он башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе сәркатибе Айдар Салахов, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район советы депу­татлары, авыл җирлекләре башлыклары, гомуми белем бирү учреждениеләре ди­ректорлары, район предприятиесе һәм уч­реждениесе җитәкчеләре килде. Балалар һәм кунаклар өчен Балалар иҗат йорты укучылары көче белән концерт, шулай ук мультфильм геройлары белән бәйрәм тама­шасы оештырылды.

Александра Андриянова:

– Безнең ике балабыз бар, кечкенәсе – бе­ренче, олысы дүртенче сыйныфка бара. Без акциядә катнашырбыз дип өметләнмәгән идек. Көтмәгәндә безне чакырдылар, шуңа күрә без монда. Безгә канцтовар тутырыл­ган (авырлыгы да бар) портфель тапшыр­дылар. Бүген ике һәм күбрәк бала бул­ган гаиләләргә бик авырга туры килә. Уку кирәк-яраклары алыр өчен генә биш мең сум акча тоттык, әле тагын шуның өстенә мәктәп, спорт формасы, аяк киеме һәм та­гын бик күп башка нәрсәләр кирәк. Мондый хәйриячелек акциясендә булышучыларга сәламәтлек телим.

Наталья Крючкова:

– Мәктәпкә җыену – балалары булган һәр гаилә өчен зур мәшәкать инде ул, ә безнең гаиләдә өч бала. Минем беренче сыйныфка игезәк улларым бара. Олы­сы җиденче сыйныфка бара. Шуңа күрә безнең гаилә өчен зур чыгым. Без бу акцияне көттек, бик шатландык, район җитәкчелеге игътибарсыз калдырмый, бу­лыша, стабильлеккә өмет бар.

Бүләк ителгән портфельдә кирәкле булган бөтен нәрсә бар

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә бүләк ителгән портфельләрдә ниләр барлыгы ту­рында бик күпләр кызыксына. Аларның һәркайсында: 10 данә шакмалы дәфтәр, шул кадәр үк буйлы дәфтәр, китаплар өчен тышлык (21*28) - 5 данә, дәфтәрләр өчен тышлык - 10 данә, ша­риклы ручка - 5 данә, гади карандаш - 5 данә, төсле карандашлар җыелмасы (12 төрле) – 1 кап, рәсем дәфтәре (40 битле) – 1 данә, акварель буяулар җыелмасы (12 төсле) – 1 данә, “гуашь” буя­вы – 1 данә, линейка, пенал, пластилин, төсле кәгазь, төсле картон, клей, кайчы, очлагыч, су өчен савыт, көндәлек, ранец – 1 данә, бетергеч – 2 данә, пумала – 4 данә бар.

безнең өстәмә

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә 87 иганәче (аларның исемлеге menzela.ru сайтында бирелде) тарафыннан 207 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Газета укучыларыбызга шуны ирештерәсе килә: ВКонтакте – Мензе­линск ОНЛАЙН төркеменең “Минзәлә” ММҮгә бернинди катнашы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International