Тыйнак холыклы батыр

2017 елның 10 марты, җомга

Коноваловка авылында туып үскән Ни­колай Николаевич Загуменов Ил сакчы­лары бәйрәме уңаеннан Россия хөкүмәте тарафыннан “Суворов” медале белән бүләкләнде. Ул бу зур бүләккә хәрби хезмәт вакытында күрсәткән батырлыгы өчен лаек булды.

Николай күркәм холыклы тырыш егет - ул герой һәм безнең арада яши.

Николайны энесе Максим белән әтиләренең фаҗигале үлеменнән соң, әниләре ялгыз гына тәрбияләп үстерде. Тырыш, булдыклы Валентина яшь буынга үрнәк булырдай, әйләнә-тирәдәгеләргә сокланырлык, ә үзе өчен горурланырлык ул үстергән.

Бу шатлыклы вакыйга уңаеннан мин дә авыл җирлеге исеменнән чын күңелдән котлыйм.

Ә Николайга теләгем: батыр булып баш­ланган гомер юлың – матур булсын иде Николай!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International